news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән Республика көне уңаеннан котлаулар килә

Татарстан Президенты адресына котлау телеграммалары килү дәвам итә.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына Татарстан Республикасы көне белән котлаулар халыкара сәясәт эшлеклеләреннән килә. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, Чехия Республикасы Президенты Милош Земаннан котлау телеграммасы килде.

"Чехия Республикасы һәм шәхсән үз исемемнән ихластан Сезне һәм Татарстан халкын Татарстан Республикасы көне белән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Татарстан Республикасы тарихы бик бай. Бу арада Чехия белән Татарстан арасында ныклы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Географиягә карамастан, Татарстан иң якын хезмәттәшләрнең берсенә әверелде. Ышанам, безнең элемәтләр алга таба Чехия Республикасы һәм Татарстан арасында төбәкләр һәм субъектлар арасында файдалы хезмәттәшлек үсеп барачак".

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына Казахстан Республикасының Алмата өлкәсе хакиме Амандык Баталов, Кустанай өлкәсе хакиме Архимед Мухамбетов, Астана хакиме Асет Исекешев Республика көне белән котлаулар юллаган.

Россия төбәкләреннән ихлас котлау сүзләре Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг һәм Санкт-Петербург өлкәсе губернаторы Георгий Полтавченкодан алынган.

Котлау телеграммалары килү дәвам итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100