news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнең төп агачын ачыклау бәйгесендә Татарстан чыршысы өчен тавыш биреп була

Номинантлар арасында Татарстан, Чечня, Ленинград өлкәсе, Удмуртия, Төньяк Осетия-Алания, Калмыкия һ.б. төбәкләрдән 12 агач бар.

Илнең төп агачын ачыклау бәйгесендә Татарстан чыршысы өчен тавыш биреп була
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). "Илнең төп агачы – елның Россия агачы" илкүләм конкурсы буенча тавыш бирү дәвам итә. Исемлектә Татарстан агачы да бар. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасыннан себер чыршысы (Picea obovata Ledeb) катнаша. Ул төбәк әһәмиятендәге "Долгая Поляна" комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда "Агач – тере табигать һәйкәле" россиякүләм әһәмиятендәге статуска ия булган. Чыршының яше – 132 ел, биеклеге – 30 метрдан артык. 

Номинантлар арасында Татарстан, Чечня, Ленинград өлкәсе, Удмуртия, Төньяк Осетия-Алания, Калмыкия, Иркутск, Псков, Ростов һәм Иваново өлкәләреннән, Тамбов һәм Мәскәүдән 12 агач бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100