news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илнең иң көчле бадминтончылары исемлегендә Татарстан спортчылары позицияләрен яхшыртты

Араларында беренче өчлеккә якынлашучылар бар

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Бадминтон федерациясе илнең иң көчле бадминтончылары исемлеген игълан итте. Аннан күренгәнчә, Татарстан спортчылары осталыкларын чарлап, позицияләрен яхшырткан.
Элеккечә үк бу юлы да республика бадминтончыларыннан иң яхшы нәтиҗәне “Татарстан” командасы капитаны Павел Фомин күрсәткән. Бүген ул Россия рейтингында 15 нче урында. Бер ай элек 22 нче позициядә иде. Рейтингта 59 баскыч өскә күтәрелеп, 110 нчы урыннан 51 нче урынга чыккан Григорий Воробьев та зур прогресс күрсәтә.
Хатын-кызлар рейтингында 17 яшьлек Виктория Воробьева яхшы нәтиҗә биргән. Декабрь рейтингы буенча, спортчы кыз 24 нче урында. Аның артыннан Ольга Трофимова килә. Ул әлегә 35 нче баскычта.

news_right_1
news_right_2
news_bot