news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илназ Галәвиев «Кара дельфин» төзәтү колониясендә гомерлек җәза срогы үтәчәк

Илназ Галәвиев «Кара дельфин» төзәтү колониясендә гомерлек җәза срогы үтәчәк

Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиевне Оренбург өлкәсендәге 6нчы төзәтү колониясенә (ул күбрәк «Кара дельфин» буларак билгеле) озатачаклар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Моннан ике ел элек Илназ Галәвиев мәктәп бинасына бәреп керә һәм ут ача. Һөҗүм нәтиҗәсендә 9 кеше (ике укытучы һәм 8 А сыйныфы укучылары) һәлак була.

Әлеге фаҗига бөтен Россияне тетрәндерде, мәктәпкә һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр кую өчен төрле шәһәрләрдән кешеләр килде. ТР Югары суды Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Аны 9 кешене үтерүдә гаепле дип таптылар. Зыян күрүчеләр исемлегендә 600дән артык кеше бар.

Әмма Илназ Галәвиевнең адвокаты хөкем карарын кире кагуны һәм эшне яңадан карауны сораган иде. Ул үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре белән килешми. Моннан тыш, адвокат Галәвиевне акларга кирәк, чөнки Казан шәһәре Башкарма комитетына китерелгән зыянның зурлыгы расланмаган, дип белдерде.

2023 елның 7 августында Түбән Новгородның гомуми юрисдикциядәге дүртенче апелляция суды гомерлек төрмә җәзасы рәвешендәге хөкем карарын үз көчендә калдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100