news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илназ Фазуллин: «Ялкын»ның төп миссиясе – язучылыкны һәм язу мәдәниятен үстерү

Илназ Фазуллин: «Ялкын»ның төп миссиясе – язучылыкны һәм язу мәдәниятен үстерү
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Бүген балалар IT-паркында «Ялкын» журналы яңа санын, яңа җитәкчене һәм команданы укучыларына тәкъдим итте. Чарага журналның элеккеге баш мөхәррире, хәзерге вакытта «Ватаным Татарстан» газетасын җитәкләүче Илназ Фазуллин да килгән иде. Ул яңартылган журналга карата үз фикерен әйтте.

«Үзгәрешләр һәрвакытта да кирәк: сан саен булмаса да, әмма елына бер-ике тапкыр үзгәреш кичерү - ул журнал өчен нормаль күренеш. «Ялкын»да минем җиде ел гомерем узды. Әлеге чор эчендә шактый күп экспериментлар, яңа проектлар эшләдек. Ул чор минем өчен яшьлеккә кайту чоры буларак истә калды», – диде Илназ Фазуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә..

Озак вакыт дәвамында «Ялкын» журналындагы баш мөхәррирлек тәҗрибәсеннән чыгып, ул үз киңәшен дә бирде.

«Ялкын» – ул гомер-гомергә яза торган яшь журналистларга мәйданчык булып торды. Яңа санда зур текстлар бик күренмәде, менә шул формат сакланса начар булмас иде, диясем килә. Ул күбрәк яза торган журналистларга һәм балаларга бирелсен иде. Бүгенге заман аудиториясенең кыскалыкны яратуы һәм визуалга өстенлек бирүе аңлашыла, ләкин шулай да «Ялкын»ның төп миссиясе – язучылыкны, язу мәдәниятен үстерү», – диде ул.

Чарага «Татмедиа»ның җитәкчелеге дә килгән иде. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков кунакларны сәламләделәр.

«Бүген «Ялкын»ның яшь аудиториясе җыелды. Иң сөендергәне әлеге чараның татар телендә баруы, татар эчтәлекле булуы. Бирегә татар балалары һәм шәхесләре җыелган. Бу инде журнал гына түгел, ә чын мәгънәсендә бер дөнья», – диде Шамил Садыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100