Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илназ Фазуллин: Блогерлар Сабан туе аккаунтларын туган телдә алып баручыларны җыя
23 августта Теләче районы Баландыш авылында Блогерлар Сабан туе һәм «Түгәрәк уен» бәйрәме узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләшү булды.
«Блогерлар Сабан туен оештыру нияте үз аккаунтларын туган телдә алып баручы блогерларны туплау максатыннан туды. Андый аралашу кирәк. Монда барысы да бер урынга җыелып, үз укучылары, язылучылары белән аралашырга мөмкинлек туа», – диде «Ватаным Татарстан» газетасы баш редакторы Илназ Фазуллин.
Ул блогерларны журналистларның бер үк вакытта көндәше дә, дусты дип тә атады, ләкин, аның сүзләренчә, максатлар уртак – аудитория, укучылар, язылучылар өчен эшләү. «Матбугат чарасы тарафыннан блогерларны туплау бүгенге көн вазгыятенә туры килә», – ди ул.
Блогерлар Сабан туе быел икенче тапкыр үткәрелә. Илназ Фазуллин Блогерлар Сабан туенда яраткан блогер белән фотога, видеога төшү мөмкинлеге булуын да искәртте. «Узган ел төрле районнардан гына түгел, Чувашия, Мари Эл, Ульяновскидан яраткан блогерларын күрү өчен килүчеләр булды», – диде.
Редактор шушы чараларны уздыруда теләктәш булган Теләче районы хакимиятенә дә рәхмәтләрен җиткерде. «Алар бу проектны ике куллап күтәреп алып, тормышка ашырдылар. Замана белән бергә атлый торган җитәкчелек эшләгәнгә рәхмәт», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз