«Усал дисәң – усал да түгел, әмма таләпчән әти мин. Малайларның укуларын, тәртипләрен контрольдә тотам. Мәктәпкә барганда: «Укытучыларыгызның исем-отчествосын әйтеп исәнләшегез. Күңелләре булсын. Менә нинди акыллы егетләр, дип калсыннар», – дим. Соңга калсагыз да, гафу үтенүдән тартынмагыз, дип, мәктәпкә барып җиткәнче аңлатып барам.
Кулларына бер һөнәрләре булсын, корал тотып эшли белсеннәр, дип тырышам. Әйе, хәзер – мәгълүмат заманы. Ярты дөнья компьютер, яңа технологияләр белән шөгыльләнә. Шуңа да карамастан, минем фикеремчә, малай кеше көрәк-чүкеч тотып эшли белергә тиеш. Балаларны булдыра алганча өйрәтәм, күрсәтәм, җай булганда, ясап та күрсәтәм. Без шулай уйный торган идек, дип, агач уенчыклар, яз көне, бергәләп, сыерчык оялары ясап куябыз.
Улларыбыз эш рәтен белсеннәр иде. Шуңа бездә бер эштән дә тартынып тору юк – бәрәңге утыртсак, бергә утыртабыз, алганда – бергә алабыз. Малайларга: «Эшләп тирләргә кирәк, ипинең өстәлгә ничек килгәнен белеп торыгыз», – дим. Акчаның җиңел килмәгәнлеген күрсәтү өчен, чыгышларга да алып чыгып китәбез үзләрен.
Егет кеше техника белән дә «дус» булырга тиеш. Юлда йөргәндә юл билгеләренең нәрсә аңлатканы хакында сөйлим. Балаларның велосипед, мотоцикллары бар. Авылда бабаларының иске «Ока»сын йөртәләр.
Үз артларыннан җыештыру, савыт-саба юу, урыннарын җыю кебек өй эшләрен өйрәтү инде – әниләре өстендә.
Балаларда җаваплылык хисе тәрбияләргә тырышабыз. Безнең этебез бар. Малайлар аны үзләре карыйлар. «Алып чыгып йөртегез, ашарына бирегез. Ул да бит эшли – көне буе йортыбызны саклый», – дип өйрәтәм.
Минем балаларыма вакытым җитә. Иртән китеп, көне буе хөкүмәт эшендә эшләп, кич кенә кайтып, балаларын күрмәгән әти-әниләр дә бар бит инде. Өлкәнрәк буын кешеләренең: «Балаларның үскәннәрен дә күрми калдык», – дип әйткәннәрен ишеткән бар. Мин «балаларыбызны үзебез тәрбиялибез» дип курыкмыйча әйтә алам. Буш вакытта кинотеатрга барабыз, шәһәр буйлап йөрибез. Каядыр чыгыш ясап кайтсак, малайларга «бүләк» ясап, берәр җиргә кереп, тәмле итеп ашап чыгабыз. Ял итәргә, диңгезгә дә аерым-аерым йөргәнебез юк. Барсак – бергә барабыз, бармасак – беребез дә бармыйбыз».
Октябрь аеның өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Гөлназ Хәбибуллина «Интертат» сайты өчен популяр әтиләр белән сораштыру уздырган.