Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илнар Хөснуллин: Татар матбугатында спорт темасы популяр булмавында хатын-кызлар гаепле
«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Илнар Хөснуллин татар матбугатында спорт темасының бик популяр булмау сәбәбен әйтте.
«Бездә ул темага әһәмият бирмәүнең бер сәбәбе – укучылар арасында хатын-кызларның күбрәк булуы түгел микән. Аларга һаман шул мәдәният, язмыш, артистлар тормышы кызык. Сәбәбе шул түгел микән дип шикләнәм. Бу – минем субъектив фикер. Мөгаен, хатын-кызлар факторыдыр бу. Моңа да хатын-кызлар гаепле. Хәзер 8 Март узды инде, әйтергә дә була», – дип шаярып әйтте ул.
Илнар Хөснуллин фикеренчә, спорт темасына язылган темаларны күп укырлар иде, язмалар күп түгел. Спорт турында язучылар да бармак белән генә санарлык, ди ул.
«Журналистлар Илдус абый Илдарханов, Атлас абый Гафиятовтан соң килүче буын арасында ниндидер өзеклек барлыкка килде. Татар журналистикасында спорт темасы икенче сортлы тема булып кабул ителә иде. Ә социаль темалар һәм мәдәният темасына язылган язмалар популяр», – ди «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз