Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илнар Хөснуллин: Коррупцияне бетереп булмаган кебек, килешеп көрәшүгә дә чик куеп булмый
«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин соңгы арада көрәшчеләр арасында популярлашып киткән «килешеп» көрәшүгә чик куеп булмый дип саный.
«Коррупцияне дә юкка чыгарып булмаган кебек, килешеп көрәшүне дә бетереп булмый, аны киметеп кенә була. Көрәшү йөгерү түгел бит ул. Йөгергәндә финиш сызыгы бар. Кем беренче җитә, шул – беренче. Алар килештеләр дип, теләсә кем кычкырырга мөмкин. Йөз дәлил китерергә мөмкин. Икенче кеше йөз дәлил китереп, юк, алар килешмәде, дияргә мөмкин. Ул бит акка кара белән язылган кебек күренми», – ди ул.
«Килешеп» көрәшү кешенең намус эше икәнен дә билгеләп үтте баш мөхәррир урынбасары.
«Әгәр дә тренер «теләсә нинди ысул белән җиң» дип әйтә икән, ул спортчы «килешергә» дә мөмкин. Монда тренерлар, гаилә, көрәш җәмәгатьчелеге дә катнаша инде. «Килешеп» көрәшүне бөтенләй бетереп булмый», – ди журналист.
Илнар Хөснуллин көрәшчеләр «килешеп» көрәшмәсеннәр, ә менә бүләкләрен теләгәнчә бүлешсеннәр дип саный. «Мин «килешеп» көрәшүгә каршы, әмма мин бүләк бүлешүгә каршы түгел. Бүлешсеннәр бүләкне, әмма «килешеп» көрәшмәсеннәр. Ду китереп, чынлап көрәшсеннәр, ә машинасын глушительләргә бүләләрме, анысы – аларның эше. «Килешеп» көрәшүне ахыргача бетереп булмачак, кешенең баш миен үзгәртә алмыйсың бит», – диде Илнар Хөснуллин.
Муса Җәлил турнирында да шундый «килешеп» көрәшү очраклары буламы дигән сорауга Илнар Хөснуллин «Бардыр», дип җавап бирде. «Мин үзем – сөлге тоткан кеше, әмма көрәшкән кеше түгел. Белмим мин. Бардыр. Муса Җәлил турниры – изгеләр ярышы түгел. Ул – шул ук көрәшчеләр ярыша торган ярыш», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз