news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илнар Сираев бертавыштан Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды

Түбән Кама шәһәр Советы депутатлары бертавыштан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Илнар Сираев кандидатурасын хупладылар. Постка икенче дәгъвачы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Виктор Бельский иде.

Ике кандидат та депутатлар алдында чыгыш ясады һәм үз программаларын тәкъдим итте. Беренче сүзне Түбән Камада туган, 2023 елдан эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү буенча шәһәр идарәсен җитәкләгән Илнар Сираев алды. Муниципаль хезмәткә күчкәнче ул берничә коммерция компаниясе белән җитәкчелек иткән.

Сираев ассызыклаганча, Түбән Кама аның өчен эш урыны гына түгел, ә гаиләсе яши торган туган шәһәре. Шуңа күрә шәһәр мохитенең сыйфаты һәм халыкның иминлеге аның өчен шәхси әһәмияткә ия.

«250дән артык кешедән торган коллектив белән җитәкчелек итү тәҗрибәсе һәм муниципаль хезмәттә эшләү минем идарә итүгә карашымны формалаштырды: бурычларны төгәл бүлү, нигезле карарлар һәм үтәлешне контрольдә тоту», – дип билгеләде кандидат.

Билгеләнү очрагында төп бурычлар арасында Сираев шәһәр Советы карарларын һәм шәһәр башлыгы йөкләмәләрен үтәүне, башланган проектларны дәвам итүне һәм шәһәр хезмәтләре эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүне атады.

Чыгыш нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан Илнар Сираев кандидатурасы өчен тавыш бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot