Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илнар Шәрәфетдинов: «Татар-информ» татар дөньясы вакыйгаларын халык игътибарына җиткерә
Башкортстанда яшәп иҗат итүче блогер, музыкант Илнар Шәрәфетдинов, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 35 яшьлеге белән котлап, фикерен әйтте.
«Татар-информ» – татар дөньясында әһәмиятле вакыйгаларны киңкүләм халык игътибарына җиткерә, мөһим мәсьәләләрне күтәрә, шул хакта әңгәмә кора. Бу бик тә җаваплы һәм шул вакытта ихтыяҗлы эш. Үземне даими күзәтеп баручылар исәбенә кертә алмыйм, әмма кызыклы матбугат конференцияләрен һәм әңгәмәләрне караганым бар», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул 2017 елда ул вакытта «Татар-информ»да шеф-редактор булып эшләгән журналист Алсу Исмәгыйлеваның интервью оештырырга тәкъдим итүен искә алды.
«Интервьюга Казанга чакырды. Бик тә кызыклы әңгәмә булды. Сорау бирүчедән әңгәмәнең барышы, аның эчтәлеге, бигрәк тә, уңышлы булу-булмавы тора. Алсу апага бу интервью өчен рәхмәтлемен», – диде Илнар Шәрәфетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз