news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илнар Низамиев юбилее уңаеннан Кариев театрында спектакль куелачак

Илнар Низамиев юбилее уңаеннан Кариев театрында спектакль куелачак
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының 38нче сезонында тәүге мәртәбә уйналачак спектакльләр арасында күренекле драматург Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малае» комедиясе дә бар. Ул театр актёры, ТР атказанган артисты Илнар Низамиевның юбилее уңаеннан да куела.

«Бик матур вакыйга! Театр җитәкчелегенә юбилеемны читләтеп узмаулары өчен рәхмәтемне әйтәсем килә. Без инде Туфан абый Миңнуллин әсәрләрен онытмаска тырышабыз, аның әсәрләре белән эшлибез һәм яшь буынга җиткерәбез. «Без бит авыл малае» әсәренә тотыну да очраклы түгел. Туфан абыйның һәр әсәре – чын сәнгать! Аның иҗатында балалар да тәрбияләнергә тиеш. Бу спектакльдә авыл проблемасы да күтәрелә. Мин үзем дә авыл малае, балаларым да авылны якын күреп үсә», – дип сөйләде актёр.

Низамиев, Туфан Миңнуллинның театрда алтылап спектакле инде сәхнәләштерелгәнен һәм тамашачылар тарафыннан яхшы кабул ителгәнен дә билгеләде. «Без бит авыл малае» сентябрь башында куелачак.

  • Илдар Низамиев 1975 елның 24 мартында Татарстан Республикасының Саба районы Мәрәтәк авылында туа.1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. 1997-2001 елларда Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2006 елдан бирле хезмәт куя (бу театрда эшләү чоры аңа кадәр: 20.08.2003 – 29.09.2004).

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot