news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнар Низамиев: Театрны түгел, үзен кайгыртып, яратып эшләүче артистлар бик күп

Кариев театры артисты Илнар Низамиев хәзер көндә театрда күзәтелгән күренешләргә карата үз фикерен белдерде.

Илнар Низамиев: Театрны түгел, үзен кайгыртып, яратып эшләүче артистлар бик күп
Фото: «Татар-информ»

- Авылда үскәнем белән горурланам. Тормышны яратырга кирәк. Кайберсе, күбрәк образ, роль булсын иде дип, сан артыннан куа. Мин дә, Лилия дә бервакытта да сан артыннан кумыйбыз. Без сыйфатны кайгыртабыз. Бер-ике булсын, ләкин тамашачы хәтерендә кала торган булсын.

Без дә балаларга дөрес тәрбия бирергә тырышабыз. Мәсәлән, хәзер улыбыз да үзебез белән бергә театрда эшли. 3 яшеннән ул сәхнәдә, «Алмачуар» спектаклендә уйнаган иде. Аннары 9 яшендә «Нигез ташы»нда төп рольләрнең берсен уйнап, диплом алды. Театр бүлеген кызыл дипломга бетереп, армиядә хезмәт итеп кайтты. Династияне дәвам итүче буларак, театрга эшкә урнашты, хәзер кайтып кергәне юк.

Шамил абый Бариев, Нәҗибә апа Ихсанова безне тәрбияләгәндә, «театрны яратырга кирәк» дип тәрбия кылдылар. Һәм ул дөрес тә. Хәзер үзебез дә театр көллиятендә шәкертләргә театрны яратырга өйрәтәбез. Кызганыч, хәзер күп театрларда, актер булсынмы, режиссермы, театрны түгел, ә театрга үзләрен яратып киләләр. Зур минус бу. Шаккатырам дип, бер көнлек спектакль куярга тотыналар.

Театрны түгел, үзен кайгыртып, яратып эшләүче артистлар да бик күп. Кызганыч хәл. Без шәкертләргә дә шул хакта тукып торабыз, – ди ул.

Кариев театры артисты Илнар Низамиев белән Раил Садретдинов әңгәмәсен тулысынча «Интертат» сайтында укый аласын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100