news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илнар Мирановка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Җырчы Илнар Миранов сүзләренчә, бу көтелмәгән яңалыкны аңа узган атнада хәбәр иткәннәр.

Илнар Мирановка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Илнар Миранов Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Бу хакта җырчы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итте.

«Бу яңалык минем өчен көтелмәгән булды. Узган атнада миңа бу хакта хәбәр иткәннәр иде. Иҗатымны, эшчәнлегемне бәяли белгәннәре өчен рәхмәт. Бу исемне алу мине илһамландырды. Исем алдым да туктап калдым, дигән сүзләр минем турыда түгел», — диде Илнар Миранов.

news_right_1
news_right_2
news_bot