news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнар Һидиятов Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде

Идарәнең элеккеге җитәкчесе Илсур Һадиуллин Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләнгән иде.

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Илнар Һидиятов билгеләнде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

И.Һидиятов гыйнвар башыннан идарә җитәкчесе вазифасын башкарды. Идарәнең элеккеге җитәкчесе Илсур Һадиуллин Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләнгән иде.

Мәгариф идарәсе коллективына яңа җитәкчене шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин тәкъдим итте. Билгеләү турындагы карар бүген имзаланды, диде ул.

Идарәнең яңа җитәкчесе ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте һәм яңа уңышларга ирешү өчен мөмкин булганны эшләргә вәгъдә итте.

Илнар Һидиятов 1979 елның 7 сентябрендә Арча районы Дусым авылында туган. 2001 елда “татар теле һәм әдәбияты укытучысы” белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар институтын, 2014 елда “Югары икътисад мәктәбе” илкүләм тикшеренү университеты магистратурасын тәмамлаган.

2001 – 2006 елларда Казанның Мәскәү районы 2 нче лицей-интернатында татар теле һәм әдәбияты укыткан, интернат мөдире булып эшләгән.

2006-2007 елларда Казан башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең Мәскәү районы буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары, 2008-2010 елларда Мәскәү районы буенча мәгариф бүлегендә баш белгеч, 2010 елда Казан башкарма комитеты Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшләгән.

Филология фәннәре кандидаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100