news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнар Хөснуллин: "Әниләргә татар кызы кирәк" - "Ватаным Татарстан" газетасы

Яңа сезон алдыннан телдән төшмәгән “Рубин” дистәдән артык футболчы белән килешү төзеде. Алар арасында Мәскәү егете Рифат Җамалетдинов та бар.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Илнар Хөснуллин).Яңа сезон алдыннан телдән төшмәгән “Рубин” дистәдән артык футболчы белән килешү төзеде. Күбесе чит илдән. Шуңа күрә Мәскәү егете Рифат Җамалетдинов игътибарны алдан ук җәлеп итте. Әлегә кадәр “Локомотив”та уйнаган татар егете бу атнада 20 яшен тутырды. Туган көне алдыннан һөҗүмче белән “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе дә очрашты.

– Син “Локомотив”тан “Ру­бин”га күчкәндә Мәскәү клубындагылар тавыш чыгарып алды. Янәсе, егеткә Казанда зур акча вәгъдә иткәннәр. Син исә бирегә килүеңне күбрәк уйнау теләге дип әйттең. Әмма сине уен кырында сирәгрәк күрәбез.

– Баштан ук үзеннән-үзе берни дә булмый. Тырышырга кирәк, тре­нерның ышанычын яуларга. Тырышсам, барысы да булыр дип уйлыйм. Гомумән алганда, мин ка­нәгать. Һәр уенда диярлек кырга чыгаралар. Шуннан башлана инде. Беркем дә миңа һәр матчта төп составта уйнаячаксың дип вәгъдә бирмәде. Алай була да алмый. Бу – команда уены.

– Ә команда сезонны бик үк уңышлы башламады.

– Яңа командага уйнап китәр өчен вакыт кирәк. Бер әйбер дә үзеннән-үзе килеп чыкмый. Уенчылар тырыша, әмма алар бер команда булып оешырга тиеш. Әлбәттә, уен бармаганга бик бор­чылабыз. Әмма тренер тырышырга кирәк­леген, иртәме-соң­мы җиңү килә­сен әйтә. Беренче җиңүдән соң кәеф күтәрелде. Алга таба яхшы буласына өмет­ләнәбез.

– “Рубин” кайчан чемпион булган еллардагы дәрәҗәсенә күтәрелә алыр?

– Ким дигәндә, ике ел кирәк. Тырышачакбыз.

– Соңгы вакытта яшь уенчылар турында күп сөйлә­шәләр. Россия җыелма командасы Европа чемпионатыннан төшеп калгач, Мамаев белән Кокорин­ның Монте-Карло­да­гы кыланмышлары утка тагын май өс­тәде. Яшьләрнең барысын да бер чыбыктан сөрү дөресме?

– Һәр кешенең үз фикере була. Барысы да тәрбиягә бәйле. Сөй­ләсеннәр – миңа барыбер. Әйе, яшь футболчылар алган акча гади халыкныкы белән чагыштырганда бик зур. Әмма акча кешене бизәргә дә, бозарга да мөмкин. Килешәм, кайбер кеше күп түли башлагач, эшен тиешен­чә башкармаска да мөмкин. Барыбер түлиләр бит, янәсе. Ә икенчеләр, киресенчә, ныграк тырыша, тагын да күбрәк акча бул­сын ди. Башны югалту-югалт­мау һәр кешенең үзенә бәйле.

– Ә менә син баш югалмасын өчен нишлисең? Максатың нинди?

– “Рубин”да төп уенчыларның берсе булу турында хыялланам. Аннары инде Россия җыелма командасы, Дөнья чемпионаты турында да уйларга мөмкин.

– Җыелма команда димәк­тән, Европа чемпионатыннан соң безнең футболчылар турында фикерең үзгәрмәдеме?

– Безнең команда начар тү­гел. Әнә Исландияне генә күре­гез. Беркем белмәгән, игътибар итмәгән команда яхшы итеп чыгыш ясады. Ни өчен безнекеләр шулай начар уйнадымы? Белмим дә. Күпмедер дәрәҗәдә бәхет елмаю да җит­мәгәндер. Бәлки уенчылар бераз йомшарып кит­кән­дер. Башка футболчыларга бәя бирә алмыйм.

– Россия футболының төп бәласе дип чит ил уенчылар санын чикләүне телгә алалар. Янәсе, бу чикләү булмаса, үзе­бездәге футболчылар уен кырына чыгар өчен ныграк ты­рышыр­лар иде. Син ничек уй­лыйсың?

– Лимитсыз ничек буласын күз алдына да китерә алмыйм. Миңа калса, ул яшь уенчыларга ярдәм итә. Мондый кагыйдә булмаса, җыелма команда тагын да начаррак чыгыш ясар иде. Ә безнең уенчыларның күбесе чит илдән килгәннәрдән калышмый дип уйлыйм. Моны чын күңелдән әйтәм.

– Алайса, аларны нигә чит илгә чакырмыйлар?

– Миңа калса, чит илдә менталитет икенче. Башкачарак уйлыйлар. Шуңа күрә безнекеләрне алыр­га теләмиләр дә. Булды бит андый хәлләр: яхшы гына егет­ләр, ә читтә уйнап китә алмыйлар.

– Бәлки эш акчададыр? Без­дә уйнамыйча да баерга була дигән фикер бар.

– Булырга мөмкин. Әмма акча мәсьәләсендә фикеремне әйттем инде: анысы һәр кешенең үзеннән тора, аның тәрбиясенә бәйле.

– Ә үзеңнең чит илдә уйнарга теләгең юкмы?

– Әлбәттә, көчле лигада уйныйсы килә. Россия чемпионаты да көчсез ярыш түгел. Әмма тагын да көчлерәгендә тырышып карыйсы иде. Тик әлегә иртәрәк әле. Башта монда яхшы итеп уйнарга кирәк. Ә хыялым – Анг­лиядә чыгыш ясау.

– “Рубин” үзе дә чит ил клубы кебек. Яңа уенчылар күп. Кырга чыкканчы башта аларны уздырырга кирәк. Көн­дәш­ләр күпме?

– Монда барысы белән дә яры­шырга кирәк. Яхшы уенчылар күп. Минем өчен Карадәниз үрнәк. Бу яшьтә болай уйнавына сокланмый мөмкин түгел. Ул киңәшен дә бирә, кирәк икән, сүгеп тә атарга мөмкин. Әмма моңа үпкәләргә ярамый. Барысыннан да үрнәк алырга тырышам. Эш бит кешенең яшенә генә бәйле түгел. Һәр кешедән ниндидер яңалык алырга мөмкин.

– Рифат, Казанга килгәч, татар телен өйрәнү дәресләренә язылам, дигән идең. Уңышлар ничек?

– Әлегә бу эшнең очына чыга алган юк. Әмма фикеремнән кире кайтмыйм. Татарча өйрәнергә кирәк. Өйдә әтием дә, әнием дә татарча сөйләшәләр. Ә мин аң­лыйм, әмма сөйләшә алмыйм.

– “Рубин”га күчүеңдә татар булуың тәэсир иттеме?

– Юктыр. Килешү төзегәндә ул хакта уйламадым. Бәлки, эчтән ниндидер тәэсире булгандыр. Тамырларыбыз барыбер бирегә барып тоташа бит. Әмма Татарстанда туганнарыбыз юк. Әтием дә, хәтта бабам да Мәскәүдә туганнар. Ә нәселебез Нижгар як­ларыннан чыккан. Әмма ул якларда булмаганга да байтак вакыт узган инде. Кечкенә чакта авылга кайтып йөргәнебезне хәтерлим. Казанны да бик яраттым. Әти-әнием килгәч тә, шәһәр буйлап йөрибез. Үзем дә тик утырмыйм, әмма режимны да бозмыйм. Рульдә үзем йөрим. Казанда юл кагыйдәләрен күп бозалар дисезме? Ул кадәр үк куркыныч түгел. Камералар гына күбрәк. Ияләштем инде.

– Таныйлармы? Син бит Казандагы иң кәттә кияүләр исемлегенә эләктең?

– Әти-әнием, татар кызын, үз динебездән булган кешене сай­ласаң, яхшы була, диделәр. Әл­бәт­тә, аларны тыңларга тырышам. Әмма кәләшне барыбер мин сайлыйм бит. Әлегә үзем генә яшим. Арендага алынган фатирда торам. Үзем ашарга пе­шергән чаклар да була. Мин мөс­тәкыйль тормышка әзер. Әмма өйләнергә иртә әле.

– Әти-әниең кемнәр?

– Әни өйдә утыра, әти банкта эшли. Ул заманында йөзү белән мавыга. Сеңлем бию бе­лән шө­гыльләнә. Күпмедер дәрә­җәдә ул да спорт белән бәйле инде.

– Ә син, футболны сайлама­саң, кем булыр идең?

– Бу турыда уйлаганым юк. Бөтен тормышым футбол белән бәйле. Кечкенә чакта мине йө­зүгә дә йөртеп карадылар, хоккейга да. Әмма алары барып чыкмады. Футболда исә нидер килеп чыга башлагач, шуны сайладык. Инде исәп – зуррак уңышларга ирешү.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100