Беренчедән, террорлык актының максаты – куркыту, кеше үтерү түгел. Кеше үтерүне икенчел дәрәҗәдәге нәтиҗә дип әйтергә була. Иң беренчесе – җәмәгатьчелекне куркыту, аңа яисә дәүләткә ниндидер басым ясау. Монда кануннарны катгыйлату, йомшарту, кайсыдыр халыкка яки дәүләткә карата сәясәтне үзгәртү максатлары куеп, терроризм акты башкарыла.
Һәр кешедә, моны туктатып буламы икән, дигән сорау туа. Нинди генә ысуллар куллансаң да, беркайчан да 100 процентка терроризмнан котылып булмый, моңа бернинди гарантия биреп булмый.
Төп ысул – махсус органнарның эшен ныгыту, профилактика. Бөтен дөньядагы террористларны тотып бетереп булмый. Махсус органнарның бөтен экстремист оешмаларда диярлек үз агентлары була. Шул агентура аша террорлык актлары әзерләнүе турында алдан белергә тиеш. Мәсәлән, әле 1 ай элек кенә «ИГИЛ»* дигән тыелган оешма Швециядә теракт үткәрергә ниятләгән иде. Моны илнең махсус органнары туктатты. Шуңа күрә, беренче чиратта, монда махсус органнарның эшчәнлеге тора.
Үземнән өстәп шуны әйтер идем. Җәмәгатьчелеккә беренче эмоциядән тыелырга кирәк. Террористларның максаты куркыту бит, без, җәмәгатьчелек, шуны истә тотып, бу куркытуга бирешмәскә тиешбез. Шул ук мигрантларга каршы мигрантофобия арту, исламга каршы исламофобия артуга без берничек тә бирелергә тиеш түгел.
Кешеләрнең хокукларын, мәгълүмат чараларының сүз иреген кысу да берничек тә терроризм белән көрәшүдә ярдәм итми. Мин кешеләрне шулардан тыелырга чакырыр идем, – диде ул.
Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән әлеге террорлык акты турында «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина сөйләште.