Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илнар Гарифуллин татарлар белән башкортларны бер милләт дип әйтүгә каршы
Сәясәтче фикеренчә, бу — башкорт халкын кимсетү булачак.
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарлар белән башкорт халкын бер милләт дип әйтү дөрес түгел. Бу хакта «Ком сәгате» тапшыруындагы әңгәмәсендә сәясәт белгече, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин сөйләде.
«Бер милләт дип әйтү — зур хата. Болай дип милләт тарихын белмәгән кеше генә әйтә ала. Әйе, тарихи яктан безнең тамырларыбыз бер, телләребез, мәдәниятебез якын, ләкин сәяси яктан без ике аерым халык булып оешкан, шуңа күрә үзебезне бер милләт дип әйтә алмыйбыз. Болай дип әйтү — башкорт туганнарыбызны кимсетү», — диде ул.
Илнар Гарифуллин сүзләренчә, «бер милләт» дигән ялгыш фикерне башкорт халкы ишетсә, алар «безне татарларга кертергә тырышалар» икән дигән нәтиҗә ясаячак. Ул безгә карата каршылык тудыра. Андый фикерләрне әйтү фәнни яктан да, сәяси яктан да дөрес түгел дип саныйм», — диде сәясәт белгече.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз