news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнар Гарифуллин: Татарлар – батыр халык, алар хәрбилектән беркайчан да баш тартмаган

«Сәясәтчеләр, хәрби кешеләр – тарихны төзи. Алар үз җаннарын бирергә курыкмый торган халык», - диде тарихчы.

Илнар Гарифуллин: Татарлар – батыр халык, алар хәрбилектән беркайчан да баш тартмаган
Салават Камалетдинов

Тарих фәннәре кандидаты, политолог, Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы Илнар Гарифуллин фикеренчә, татар халкы сәүдәгәрлек, хәйриячелектә генә түгел, хәрби өлкәдә дә алдынгы булган.

«Татарлар – батыр халык, алар хәрбилектән беркайчан да баш тартмаган. Безгә, яшьләргә бу зур горурлык тудыра. Яшьләргә шагыйрьләр дә, рәссамнар да, хәйриячеләр дә кызыклы. Сәясәтчеләр, хәрби кешеләр – тарихны төзи. Алар үз җаннарын бирергә курыкмый торган халык. Хәзерге көндә татарларга батырлык хисе җитеп бетми. Шакир паша кебек кешеләрнең тормыш юлы турында сөйләп, яшьләргә пропаганда эшен алып барырга кирәк», - диде ул «Шакир паша эзләреннән» китабын тәкъдим иткәндә.

Аның әйтүенчә, татарлар арасында Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында гына түгел, соңрак та дәрәҗәле хәрби кешеләр булганлыгын аңлатырга кирәк.

«Тарихка күз салсак, татарлар хәрби халык булган. Без дәүләтләр төзегән халык. Без гел татарларны галим, дин әһеле, сәүдәгәр буларак күрсәтергә яратабыз. Хәрбиләргә игътибарыбыз юк. Бу бик мөһим әйбер, чөнки татар булмаган халыклар арасында стереотип туа. Алар татарларда хәрбиләр булмаган дип уйлый, татарлар – сәүдәгәрләр, сату белән шөгыльләнгән, ди. Безгә, Шакир паша кебек шәхесләрне күбрәк күрсәтергә кирәк», - диде тарихчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100