Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илнар Гарифуллин: Төбәк тарихын өйрәнү Башкортстан татарларыннан башланды
«Татарстанда төбәкне өйрәнүчеләр соңгы ике елда гына барлыкка килә башлады», — диде тарихчы.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты, сәясәтче Илнар Гарифуллин Башкортстандагы татарлар төбәк тарихын өйрәнүне күпләп башлап җибәрде дип саный.
«Татарлар үз төбәгендәге тарихын бик нык өйрәнергә тели, аларның кыюлыгы да җитәрлек. Шуңа күрә Татарстан Башкортстан татарларына һәрчак игътибарлы булсын иде. Җанисәп бетте дип кенә проблемага битараф булып калмаска иде. Ярдәм итеп торсак, халыкның да рухы күтәрелер. Башкортстандагы төбәкне өйрәнүчеләр — үз фикерле халык. Алар Башкортстандагы пропаганданы алып бармый», — диде ул «Татар-информ»да «Туган җир» журналының биш еллыган багышланган матбугат очрашуында.
Илнар Гарифуллин Башкортстанда төбәкне өйрәнүчеләр 6-7 ел элек барлыкка килүен әйтте. «Чөнки институтлар Башкортстан татарлары тарихын сөйләми яки ялган мәгълүмат бирә. Татарстанда төбәкне өйрәнүчеләр соңгы ике елда гына барлыкка килә башлады», — диде ул.
Тарих фәннәре докторы, журналның баш мөхәррире Дамир Исхаков журналны әзерләгән вакытта яшьләр һәм урта буын кешеләренең элемтәгә керүен, Башкортстанда журналларны таратырга ярдәм итүләрен әйтте. «Алар Башкортстан эчендәге проблемаларны гади халыкка аңлатырга тырышты. Шул рәвешле, халыкның фикерен дә белә алдык», — диде ул.
Тарихчы журналда фольклор материаллар да басылуын, татарларның милли рухы фольклор мисалында ачык күренүен әйтте. «Алга таба стабиль рәвештә эшләп барырга исәп бар. Киләсе елда безнең алда Бөтенроссия татар төбәкне өйрәнүчеләрен берләштерү максаты тора. Берләшү съезды булса да, оешма теркәлмәде. Ул оешма конгресс канаты астында эшләргә тиеш була», — дип аңлатты ул.
«Бер яктан, төбәк тарихын профессионал тарихчылар да өйрәнә. Алар күп очракта төбәкнең сулышын сизә алмый. Икенче яктан, төбәк тарихын һәвәскәрләр дә өйрәнә. Төбәкчеләргә профессиональлек җитми. Ләкин алар шушы төбәктә туган, аның барлык нечкәлеген белә. Төбәкчелек хәрәкәтендә ике юнәлеш бердәм эшләргә тиеш», — диде Татар энциклопедиясе институты җитәкчесе, тарихчы-галим Искәндәр Гыйләҗев.
Галерея: «Туган җир» журналының биш еллыгына багышланган матбугат очрашуыннан фоторепортаж
«Туган җир» журналы 2016 елдан бирле 1000 данә тираж белән чыга. Журналны Бөтендөнья татар конгрессы бинасыннан бушка алырга мөмкин. Журналның электрон вариантын интернеттагы сайтыннан карап була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз