news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнар Гарифуллин: Нигә Башкортстанда татар мәдәниятенә чагыштырмача бик аз акча бүленә?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин әлеге очрашуга карата үз фикерен белдерде.

Илнар Гарифуллин: Нигә Башкортстанда татар мәдәниятенә чагыштырмача бик аз акча бүленә?
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Мин Радий Хәбировтан: «Ни өчен Башкортстанда татар мәдәниятенә чагыштырмача бик аз акча бүленә?» – дип сорар идем. Бу мәсьәләгә конкрет тукталсак, Радий Хәбиров ел саен туган телләрне үстерергә 50 млн сум грант тарата. Шуларның 2 млн сумы, ягъни 4 проценты гына татар проектларына эләгә, югыйсә халыкның 30 проценты татарлар. Ел саен шул хәл бит. Бу гаделме? Грантны беренче мәртәбә таратканда, татарларга бөтенләй 1 тиен дә эләкмәгән иде. Массакүләм мәгълүмат чараларында бу мәсьәләне күтәргәч, татар проектларына тиенләп тарата башладылар.

Очрашуда катнашкан кешеләр татар телен дәүләт теле статусына күтәрү мәсьәләсен кузгатырга курыккандыр. Шулай да, Уфада татарлар өчен күптелле гимназия ачу турында әйтсәләр була иде. Уфада рәсми мәгълүматлар буенча 280 мең татар исәпләнә. Аларга бер генә күптелле гимназия юк. Нефтекамада ачтылар, ләкин анда нибары 380 бала укый. 1 млн татар өчен шул бер гимназия бар дип әйтү – оят. Башкорт теле буенча өр-яңа 13 күптелле гимназия ачылды. Чувашлар саны 100 мең тирәсе. Аларга да 1 шундый мәктәп төзеделәр. 100 мең белән 1 миллионны чагыштырып та булмый.

БСТ телеканалында татар тапшыруы турында сүз кузгатылды. Монда сүз атнага 1 чыга торган тапшыру турында түгел, ә татар редакциясе ачу турында булырга тиеш иде. 6 ел элек «татар редакциясе кирәк» дигән мәсьәлә күтәрелгән иде, тик Башкортстан хакимияте «акчаны Татарстан бирсен» диде.

Тагын бер мөһим әйбергә игътибар иттем. Радий Хәбиров башкорт җәмәгатьчелеге белән «Торатау» конгресс-холлында очрашты, ә татарларны кысынкы бүлмәгә җыйды. Бу Башкортстан хакимиятенең татарларга карата мөнәсәбәтен күрсәтә. Рус җәмәгатьчелеге белән кайда очрашкандыр, белмәдем. Чын гаделлек турында уйлыйсың икән, бөтен милләтләр белән дә бер үк урында очраш! Бу гамәл Радий Хәбировны бер дә бизәми.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда булмаучыларның да, булучыларның да фикерләрен Интертат сайты өчен Рифат Каюмов туплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100