news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнар Гарифуллин: Башкортстанда татарлар саны 2010 елдагы кебек булырга тиеш

«Баштагы планнар буенча татарлар саны дүрт йөз меңгә кимергә, ә башкортлар саны шушы ук күләмдә артырга тиеш иде», - диде Илнар Гарифуллин.

Илнар Гарифуллин: Башкортстанда татарлар саны 2010 елдагы кебек булырга тиеш
Илнар Гарифуллин
Салават Камалетдинов

Тарихчы Илнар Гарифуллин соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча Башкортстанда татарлар саны 2010 елдагы кебек калыр дип фаразлый.

«Җанисәп нәтиҗәләре ел азагында гына билгеле була, ләкин, дөрес булса, миңа килеп ирешкән яшерен мәгълүмат буенча, Башкортстанда татарлар саны 2010 елдагы кебек булырга тиеш. Без җанисәп проблемасын ныклап күтәрә башлагач, моңа Татарстан җәмәгатьчелеге дә кушылгач, Башкортстан түрәләре үз позицияләрен йомшартты. Баштагы планнар буенча татарлар саны дүрт йөз меңгә кимергә, ә башкортлар саны шушы ук күләмдә артырга тиеш иде», - диде Илнар Гарифуллин «Интертат» электрон газетасына биргән интервьюда.

Тарихчы татар җәмәгатьчелеге үз сүзен туры әйтүе һәм позициядә нык торуы юкка булмады, дип исәпли.

«Йомшак булу, гел елмаеп тору, уртак элемтәләр булдырырга өметләнү беркайчан да Башкортстан татарларының хәлен яхшыга илтмәде. Моңарчы милли мәсьәләләрдә бөтен алга китеш хакимиятнең татарга уңай караш барлыкка килү аркасында түгел, ә активистларның каты торуыннан булды», - диде Илнар Гарифуллин.

  • Илнар Гарифуллинның Башкортстан татарлары, милләттәшләрне башкортлаштыру сәясәте турындагы фикерләре белән тулырак «Интертат» электрон газетасында танышырга мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100