news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илле ел колхоз рәисе булган Фәйзи Галиев хуҗалыкны миллионер итүнең биш факторын әйтте

Әтнә районының "Искра" колхозы миллионер колхоз булган.

(Әтнә, 11 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Әтнә районының Түбән Шашы авылында яшәүче сугыш ветераны, 19 яшеннән башлап, 50 ел колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи Галиев "Татар-информ"га хуҗалыкларны рентабельле итүнең төп биш факторын әйтте.

"Беренчесе - җирдән файдалана белергә кирәк. Безнең колхоз миллионер колхоз саналды. "Син акчаны каян аласың?" дияләр иде миңа. - "Җирдән",- дим. Җир ул - алтынга тиң капитал.

Икенчесе - шул җирдә хезмәт куючы сыер савучыга да, җир сукалаучыга да өлеш чыгарырга, лаеклы хакын түләргә кирәк. Мин колхозчыларга нәрсә җитештерелде, шуны бүлә идем - хәтта кашыклап балны да, икмәк кибәген дә. Авыл халкы җирдә сөенеп эшләргә тиеш. Мин эшләгәндә җиде авылны берләштергән колхозда бер генә кеше дә, бер генә йорт та кимемәде.

Өченчесе - җир кешеләренә төрле ярдәм күрсәтү. Без колхозның уставы нигезендә, тормыш башлаган кешегә сыер бирдек, өй төзергә ярдәм иттек. Ике авылны тоташтырып, яңа йортлардан Яшьләр урамы барлыкка килде. Яшь гаиләләр әти-әниләреннән аерылып, башка чыкканга күрә, бу урам халык телендә "Котылдым" дип атала. Лаеклы колхозчыларна санаторийларга юллама өләштек.

Дүртенчесе - каян акча эшләп була, шул өлкәләрне яуларга кирәк. Без "Холмогор" токымлы 12 тана алдык, 25 процент крахмаллы бәрәңге үстердек, яңа сортлар алып, сынап карадык.

Бишенчесе - булган акчаны тота белергә, күрше тавыгына кызыгып, читтән эшче куллар җәлеп итмичә, булган кадрларның кадерен белергә кирәк",- ди Фәйзи Галиев.

Фәйзи Галиев 1944 елдан 1993 елга кадәр җитәкләгән "Искра" колхозы республикада беренче саналган.

Фото: Чулпан Шакирова

Миллионер колхоз рәисе, аның хезмәт һәм сугышчан юлы, язучылык эше турында тулырак язманы соңрак "Интертат.татар" электрон газетасыннан укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100