news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илкүләм проектлар нәтиҗәсендә, Татарстанның мәгарифен яхшыртуга 40 млрд сум тотылган

Илкүләм проектлар нәтиҗәсендә, Татарстанның мәгарифен яхшыртуга 40 млрд сум тотылган
Салават Камалетдинов фотосы

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Татарстан дүрт ел эчендә мәгариф өлкәсе инфраструктурасын үстерүгә 40 млрд сумнан артык акча юнәлдергән. 

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә әйтте.

"Мәгариф", "Демография", "Фән" илкүләм проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, без республиканың мәгариф инфраструктурасын күпкә яхшырту мөмкинлегенә ия. 2019 елдан бу максатларга 40 млрд сумнан артык акча күчерелгән", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. 

Президент әйтүенчә, бу акчаның 10,5 млрд сумы Татарстан бюджетыннан күчерелгән. 2022 елда өч илкүләм проектны тормышка ашыруга 9,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 2,1 млрд сумы - төбәк казнасыннан.

"Ил җитәкчелегенә илкүләм проектлар һәм мәгариф өлкәсенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100