news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илкүләм проектка икътисадның чимал булмаган тармакларының 227 предприятиесе җәлеп ителгән

Татарстанда ярты ел эчендә икътисадның чимал булмаган тармаклары предприятиеләренең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына җәлеп ителү планы арттырып үтәлде. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча илкүләм проектка 227 предприятие җәлеп ителгән, план күрсәткече – 204 предприятие. Бу хакта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә.

«2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча илкүләм проектка икътисадның база чимал булмаган тармакларының 227 предприятиесе җәлеп ителгән. План күрсәткече 204 предприятие булган. Предприятиеләрнең 4 меңнән артык хезмәткәре укытылган (план 3 313 хезмәткәр), «Сакчыл җитештерү» юнәлеше буенча 88 проект гамәлгә ашырылган (план күрсәткече 96 проект булган)», – дип билгеләп үтә Премьер–министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

Татарстан бишенче ел «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыра. Шул ук вакытта, ведомствода билгеләп үтелгәнчә, республика лидер төбәкләр исемлегенә керә һәм куелган максатларны үтәүнең югары дәрәҗәсен хуплый.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының төп максаты – җитештерү процессларын оптимальләштерү, lean-технологияләрне кертү һәм хезмәткәрләрне укыту буенча эксперт ярдәме күрсәтү юлы белән чимал булмаган предприятиеләрдә «Сакчыл җитештерү» культурасын кертү.

Предприятиеләргә төп укыту блогыннан тыш процесслар фабрикасында практик тренинг узу мөмкинлеге бирелә. Республикада Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге компетенцияләр Төбәк Үзәге базасында шундый ике фабрика эшли. Аларның берсе 2020нче елда булдырылган производство һәм (2021нче елда булдырылган) офисныкы.

Фабрикалар - бу уку мәйданчыклары. Аларда тренинг узучылар реаль җитештерү яки офис процессында тәҗрибә ала.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу мәйданчыкларда 1 747 кеше белем алган, шул исәптән җитештерү фабрикасында – 1 496 кеше, офис фабрикасында – 251 кеше.

«Беренче яртыеллык күрсәткечләрендә генә туктап калмыйча, алга таба да эшләргә җыенабыз», – дип аңлатма бирде Олег Коробченко.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100