Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илкүләм «Кыр көне»ндә Россиянең иң яхшы җир эшкәртүчеләре ачыкланачак
Россиякүләм чемпионатта сигез татарстанлы көч сынашачак.
6-9 июль көннәрендә «Казан-Эскпо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә россиякүләм «Кыр көне» була. Чара барышында Россиянең иң яхшы җир эшкәртүчеләре ачыкланачак. Унынчы юбилей чемпионаты турында тулырак «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министр урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
«Конкурсантларга чикләнгән вакыт эчендә кечкенә җир кишәрлеген сөрергә кирәк була. Алар моны МТЗ тракторлары һәм махсус прицеп җиһазлары ярдәмендә эшли. Профессиональ хөкемдарлар катнашучының үз участогын никадәр ачык һәм сыйфатлы итеп сукалаганын бәяли», – диде министр.
Ярышлар рәсми рәвештә 6 июльдә ачыла, финал ярышлары 9 июльдә үтә. Чемпионат өчен Лаеш районында махсус җир кишәрлекләре әзерләнгән.
«Узган елның көзеннән без көзге кыр эшләрен башкардык. Чемпионат өчен дә 90 гектар территория әзерләнде. Аларның 70е тренировка өчен, 20 гектарында финал ярышлары үтәчәк», – дип сөйләде министр.
Узган ел бу ярыш Ленинград өлкәсендә үткәрелгән. Чемпионатта Россиянең иң яхшы механизаторлары көч сынаша. Быел Россиянең кырык төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Кыргызыстан һәм Казахстаннан барлыгы 65 механизатор катнашачак. Марат Җәббаров Татарстан данын 8 кеше яклаячагын, алар исәбендә 2 хатын-кыз булуын әйтте.
«Барлык катнашучылар өчен экскурсияләр, кичке бәйрәм чаралары оештырыла. Кунакларыбызны истәлекле бүләкләрсез җибәрмәячәкбез. Шулай ук катнашучылар Кытайның Zoomlion тракторларында беренче тапкыр «Трактор-шоу» ярышында трактор йөртү буенча үз осталыкларын күрсәтә алачак», – диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз