Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илкүләм акция барышында Татарстан суд приставлары ярты ел эзләгән алиментчыны тапкан
Татарстанның баш суд приставы Әнвәр Закиров 23 майдан 1 июньгә кадәр узган «Судебные приставы - детям» бөтенроссия акциясенең Татарстандагы нәтиҗәләрен әйтте. «Акция барышында алимент өчен бурычлары булган ярты ел эзләнгән кеше табылды», - диде ул Хөкүмәт йортында брифингта.
«Бу ир-атның 1 млн сумлык бурычы җыелган. Татарстанда гаиләсеннән, суд приставларыннан качып йөргән. Икенче тапкыр өйләнгән. Приставлар аны тапты, тоткарладылар, административ җаваплылык турында беркетмә төзегәннәр. Суд карары буенча, 50 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән. Ул җәзасын үтәүгә кереште. Бурычларын түләрме-юкмы – шуны карыйбыз», - диде Әнвәр Закиров.
Суд приставлары ун көн эчендә бурычлылардан 17 млн сумга якын акча түләттергән.
«Бурычлының банктан акчасын алдыру буенча 2 меңнән артык карар, транспорт чараларын теркәүне тыю турында 74 карар, төрле теркәү эшләрен тыю турында 200 ләп карар, РФ чикләреннән чыгуны вакытлыча чикләү турында 500 дән артык карар, бурычлының транспорт чарасы белән идарә итү хокукын чикләү турында 12 карар, хезмәт хакы һәм башка керемнәрен тартып алу турында 500 дән артык карар чыгарылган», - дип сөйләде республиканың баш суд приставы.
Әнвәр Закиров әйтүенчә, 75 очракта бурычлылар административ җаваплылыкка тартылган. 36 җинаять эше кузгатылган.
Милеккә арест салу турында 96 акт төзелгән, 9 сы – транспорт чарасына, 7 се – күчемсез милеккә карата. 520 башкарма производство үтәлгән, 321 эш бурычлыларның хезмәт хакыннан тотып калу турында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз