Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җилкәннәргә җил уңай исми башлады: Югары ставкалар ипотека базарын «комга утыртты»
Татарстанда ипотекалар саны һәм күләме ике тапкырга кимеде.
Татарстан ипотека базары төпкә төшүен дәвам итә. Үзәк банк мәгълүматларына караганда, кредит алучылар саны ике тапкырга кимегән, ә уртача ставка 25 проценттан артып киткән. Экспертлар бу күренешне ташламалы программаларны гамәлдән чыгару, торакка бәяләр арту һәм банклар таләпләрен кырысландыру белән бәйли. Базарны якын арада ни көтә – «Татар-информ» материалында.
Республика халкы 2,2 мең кредит рәсмиләштергән, бер ел элек 5,4 мең кредит бирелгән булган
Фото: © «Татар-информ»
Базар тукталып калды диярлек, килешүләр бик аз төзелә
РФ Үзәк банкының соңгы мәгълүматлары нигезендә, Татарстанда май аенда бирелгән ипотека кредитлары саны сизелерлек дәрәҗәдә кимегән. Республика халкы нибары 2,2 мең кредит рәсмиләштергән. Бер ел элек исә 5,4 мең кредит бирелгән булган.
Чагыштыру өчен: хәтта 2019 елның маенда – 2020 елда 6,5 процентлы (соңрак 8 процент) ташламалы ставка кертелү сәбәпле ипотека ажиотажы башланганчы ук Татарстанда 3 меңгә якын кредит рәсмиләштергән.
2025 елның гыйнварыннан маена кадәр Татарстанда барлыгы 9 мең ипотека бирелгән. 2024 елның шул ук чорында исә торак сатып алуга 19,8 мең кредит биргән булганнар.
«Базар тукталып калды диярлек. Шәхси практикамнан чыгып әйткәндә, июньдә без ике ипотека рәсмиләштердек – икесе дә икенчел торакка. Киләсе ипотека өчен җитмәгән сумманы каплар өчен клиентларның берсе 1,5 миллион, икенчесе 2 миллион алды. Килешүләр бик аз төзелә. Сатулар бармак белән генә санарлык», - дип сөйләде Чаллы Риелторлар гильдиясе җитәкчесе Светлана Газетдинова.
Эксперт күчемсез милек базарын алга таба ни көтәчәген фаразлаудан тыелды. Вазгыять һич тә алдан фаразлана торган түгел, диде ул. Күп нәрсә төп ставкага һәм ташламалы ипотека программаларына бәйле.
«Бернәрсә дә фаразлап булмый. Мәсәлән, элегрәк күбрәк кеше торак шартларын яхшырта алсын өчен 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен ташламалы ипотеканы озайту турында фикер алышулар булды. Әмма бу әлегә килеп чыкмады. Шулай ук хәзер барысы да төп ставка белән нәрсә булыр, дип көтә. Безне якын киләчәктә нинди тенденцияләр көткәнен әйтә алмыйм», – дип нәтиҗә ясады «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Татарстанда биш айда барлыгы 39,1 миллиард сумга ипотека бирелгән
Фото: © «Татар-информ»
Ипотеканы кредит тарихы бик яхшы булган кеше генә ала ала
Рәсмиләштерелгән ипотека кредитларының гомуми суммасы да азайган. Бер елда әлеге күрсәткеч ике тапкырга диярлек кимегән – май аенда ул 10,6 миллиард сум тәшкил иткән. Бер ел элек исә татарстанлылар 20,7 миллиард сумга кредит алган булган.
Агымдагы елның биш аенда Татарстанда барлыгы 39,1 миллиард сумга ипотека бирелгән. Узган елда шул ук чорда 75,5 миллиард сумга бирелгән булган. Сүз уңаеннан, алты ел элек гыйнвар аеннан май аена кадәр татарстанлылар 32,2 миллиард сумлык ипотека кредитлары алган. Димәк, быелгы күрсәткеч ташламалы ставкага кадәрге күрсәткечкә якын.
Гомумән алганда, экспертлар ипотекалар күләме һәм саны ставка югары булу сәбәпле кими, дип билгеләп үтә. Бүгенге көндә ипотеканы уртача 25 процентлы ставка белән алырга мөмкин. Әмма кешеләрнең зур бурычка керергә теләмәвеннән тыш, банкларның ипотека биргәндә артык каты сайлануы да күзәтелә башлаган.
«Ипотекага килгәндә, бүгенге көндә андеррайтинг (иминиятләштерү, кредит яки инвестиция бирү турында килешү төзү-төземәү турында карар кабул итү өчен куркынычларны бәяләү – Т-и. иск.) процедурасы кырысландырылды. Ягъни, әгәр 2-3 ел элек кредит сораучыларга уңай җавап кайтару очраклары шактый еш булса (80-90 процент), хәзер бу күрсәткеч күпкә түбәнрәк. Кредитны репутациясе һәм кредит тарихы искиткеч яхшы булган – бурычларсыз, проблемаларсыз, расланган тотрыклы, яхшы керемле кеше генә ала ала», - дип сөйләде «Татар-информ»га ТР Риелторлар гильдиясе вице-президенты, «БЕСТ–недвижимость Казань» агентлыгының идарәче партнеры Андрей Савельев.
Ипотека ставкалары болай да югары, җитмәсә торакка бәяләр дә арта тора
Фото: © «Татар-информ»
Ипотека ставкалары болай да югары, җитмәсә торакка бәяләр дә арта тора
Татарстанда ипотека кредитының уртача күләме шулай ук арткан. Әгәр 2024 елның маенда ул 3,8 миллион сум тәшкил иткән булса, 2025 елның маенда бу күрсәткеч 4,4 миллион сумга кадәр арткан. Алты ел элек, ташламалы ипотека программасы гамәлгә кертелгәнче, ипотека кредитының уртача күләме якынча 2 миллион сум тәшкил иткән булган.
Татарстанның күчемсез милек базары экспертлары Үзәк банк статистикасындагы мәгълүматларны раслый. Шул ук вакытта алар базар ипотекасы очрагында кредит алучылар гадәттә максималь беренчел кертем түли – якынча 70-80 процент, дип билгеләп үтә. Ташламалы ипотекага килгәндә, минималь беренчел кертем түләнә – бу 20-30 проценттан да артмый.
«Бүгенге көндә ипотека «үлде» дияргә була. Ипотека ставкалары болай да югары, җитмәсә торакка бәяләр дә бер урында тормый. Беренчел торак категориясендәге бер бүлмәле фатирлар бүген 9-10 миллион, ә икенчел торак категориясендәгеләр 6 миллион сум тора. Әмма сүз иске торак фонды, мәсәлән, Ленинград планировкасы белән төзелгән иске йортлар турында бара. Әйтик, бер биш ел элек кенә төзелгән фатирларның бәясе инде яңа торак бәясенә якын», - диде Андрей Савельев.
Татарстанлылар торак сатып алу өчен кредитны уртача 26 ел һәм 9 айга ала. Чагыштыру өчен: 2019 елның маенда Республика халкы ипотеканы 17,5 елга алган.
2024 елның маенда кредитларның күпчелек өлеше – 1,2 меңе йорт төзү өчен, ә 455 меңе әзер торак сатып алу өчен алынган
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Шәхси торак төзүгә ипотека: ихтыяҗ кимеде, килешүләр структурасы үзгәрде
Шәхси торак төзелеше секторында да ипотека кредитлары саны кими. 2025 елның маенда Татарстанда шәхси торак төзү өчен 510 ипотека бирелгән – бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда дүрт тапкырга азрак. Узган елда татарстанлылар 2,1 мең кредит алган булган.
Шул ук вакытта килешүләр структурасы да үзгәрде: 2024 елның маенда кредитларның күпчелек өлеше – 1,2 меңе йорт төзү өчен, ә 455 меңе әзер торак сатып алу өчен алынган булганнар. Хәзер исә төзеп бетерелгән әзер йортларга ихтыяҗ күбрәк: әзер торак сатып алу өчен 284, яңа торак салу өчен 226 килешү төзелгән.
Май аенда шәхси торак төзү өчен бирелгән ипотекаларның гомуми күләме 2,2 миллиард сум тәшкил иткән. Бер ел элек бу күрсәткеч 5,9 миллиард сум булган. Республикада торак алу өчен бирелгән кредитларның гомуми күләмендә шәхси йорт һәм җир кишәрлеге өчен алынган ипотека кредитлары өлеше 1,4 мәртәбә – 20,7 процентка кадәр кимегән.
Татарстанлылар шәхси торак төзү өчен ипотеканы уртача 27 елга ала. Бер ел элек исә 26 ел һәм 4 айга алган булган. Торак сатып алу өчен ипотека кредитының уртача күләме 4,9 миллион, ә яңа торак төзү өчен ипотеканың уртача күләме 3,4 миллион тәшкил итә. Узган елда татарстанлылар торак сатып алу өчен 4,5 миллион, ә төзү өчен 3,1 миллион алган булган.
Быел Татарстанда гыйнвар аеннан май аена кадәр шәхси торак төзү өчен барлыгы 7,9 миллиард сумлык 2,2 мең ипотека бирелгән. Чагыштыру өчен: 2024 елның шул ук чорында татарстанлылар 24,1 миллиард сумлык 7,6 мең кредит алган булган.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Көтелмәгән бер-бер хәл килеп чыкмаса, ставканы киметү ягын караячакбыз
Ипотека базарына тәэсир итүче төп фактор – төп ставка югары булу. Гыйнвардан июньгә кадәр ул 21 процент тәшкил итте, соңгы утырышта Үзәк банк аны 20 процентка кадәр киметте. Әмма, экспертлар әйтүенчә, моның базарга йогынтысы булмаган диярлек.
Торак төзелеше бердәм мәгълүмат системасы мәгълүматларына караганда, коммерция банклары май аенда еллык 26,5 процент ставкасы белән ипотека кредитлары тәкъдим иткән. Хәзер исә ставкалар уртача 24,9 процентка кадәр кимегән.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Бер ел элегрәк май аенда кредитлар 16,7 процент ставка белән, ә 2020 елда еллык 8,7 процент белән тәкъдим ителгән булган. Торак төзелеше бердәм мәгълүмат системасы базасында иртәрәк чордагы мәгълүматлар сакланмаган.
Россия банкы Директорлар советының чираттагы утырышы 25 июльгә планлаштырылган. Элегрәк регулятор башлыгы Эльвира Нәбиуллина хәбәр иткәнчә, көтелмәгән бер-бер хәл килеп чыкмаса, Россия банкы утырышта төп ставка күрсәткечен киметү ягын караячак. Бу хакта ул Финанс конгрессында матбугат конференциясе вакытында белдерде.
«Көтелмәгән бер-бер хәл килеп чыкмаса, хәзерге вакытта күзәтелгән тенденцияләр сакланса, ставканың киметү ягын караячакбыз», - диде Нәбиуллина.
Гомумән алганда, экспертлар якын арада күчемсез милек базарында глобаль үзгәрешләр булмаячак, дип саный. Төп ставка чыннан да 1-2 процент пунктына кимегән очракта да, бу глобаль үзгәрешләргә китермәячәк.
«Базар үлмәде. Бары тик җилкәннәргә җил уңай исми башлады, эш катлауланды. Әмма кешеләр һәрвакыт сата һәм ала. Сатып алучылар ике категориягә бүленде. Беренчеләр җыйган акчаларның бәясе кимүен, ә күчемсез милек акчаларны саклап калырга ярдәм итүен аңлады. Икенчеләр үзгәрешләр булачак һәм ставка кимиячәк көннәрне көтә. Базар башка глобаль үзгәрешләр кичермәячәге күптән билгеле. Төзүчеләр арзангарак төзи алмаячак – чыгымнар артык зур, бар нәрсә кыйммәтләнде», - дип белдерде ТР Риелторлар гильдиясе президенты Анастасия Голяшева.
Александра Давыдова, tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз