news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илкүләм проектлар ярдәмендә 78 белем бирү оешмасына компьютерлар кайтарылды

«Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре ачу өчен Татарстанның 42 мәктәбендә матди-техник база яхшыртылды.

Илкүләм проектлар ярдәмендә 78 белем бирү оешмасына компьютерлар кайтарылды
Владимир Васильев

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектларны гамәлгә ашыру ярдәмендә Татарстанның 78 белем бирү оешмасы заманча укыту һәм компьютер җиһазлары белән тәэмин ителде. 

Республикада илкүләм проектларның үтәлешен күзәтеп торучы ТР Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, үткән ел авыл һәм кечкенә шәһәрләрдәге 42 мәктәптә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. Бу уңайдан мәктәпләрнең матди-техник базасы ныгытылды.

Моннан тыш Арча, Алексеевск, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә районнарындагы авыл мәктәпләрендә 6 спортзалга ремонт ясалды.

Шулай ук 2020 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Казанда һәм Питрәч районында ике белем бирү учреждениесе ачылды. «Мәгариф» илкүләм проекты буенча Казанның Җиһанов һәм Бондаренко урамнарында ике мәктәп сафка бастырылды.

Мәгълүм булганча, 2018 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин «2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясен үстерүдә илкүләм максатлар һәм стратегик бурычлар турында»гы указга кул куйган иде. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга шул вакытта старт бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100