news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Илһамлы Сарман» кичәсен оештырган Роза Низамова: Сарман – талантлы шәхесләргә бай район

«Илһамлы Сарман» кичәсен оештырган Роза Низамова: Сарман – талантлы шәхесләргә бай район
Рәйханә Мирсәетова, Гөлназ Латыйпова

Сарманда «Илһамлы Сарман» әдәби-музыкаль кичәсе булган. Кичәнең инициаторы – Сарман районы Дүсем авылында туып үскән Роза Низамова. Ул Сарман районының талантлы шәхесләргә бай булуын билгеләп үтте. «Илһамлы Сарман» кичәсе беренче тапкыр 2017 елда үткәрелгән.

«Яшь вакыттан ук Илһам абый Шакировның тавышына сокланып үстек. Горурланып, «мин – Сарман кызы», - дип әйтергә ярата идем. 1987 елда Себер якларына күченгәч, туган якны сагыну хисе тагын да артты. Ансамбль оештырдык, Сабантуйлар үткәрдек. Артистлар бездә бик еш була иде. Сарман якларыннан талантлар күп икән, барысын бергә туплап, концерт оештырасы иде, дигән тәкъдимне Сарман районы башлыгына әйттем. Ул хуплады», - диде Роза Низамова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, пандемия вакытында кичә уздырылмыйча калган. «Ниһаять, быел икенче тапкыр кичәне үткәрә алдык. Барлык кешене бер көнне туплау җиңел эш түгел, барлык якташларны чакырдык, булдыра алганнары килде. Сарман районы музеенда экспонатларның аз булуын күрдем дә, иҗат әһелләренә үзләренең әйберләрен алып кайтырга тәкъдим иттем. Шулкадәр искиткеч матур бәйрәм булды, әле мин һаман да күкнең җиденче катында. Махсус шушы кичә өчен Венер Мөхәммәдиев «Сарманым» шигыренә көй язды», - диде ул.

«Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәйханә Мирсәетова әдәби-музыкаль кичәне халык яратып кабул итүен әйтте. «Сарманда музей бар, кичәгә кайткан һәр кеше үзенең әйберен тапшырды. Мәсәлән, артист Фәридә Сафина «Зәңгәр шәл» спектаклендә уйнаган алъяпкычларын, галим Фәрит Яхин язу машинасын һ.б. бүләк итте. Берсе дә буш кул белән килмәгән иде», - диде ул.

«Кичәдә һәркемнең күңеленә хуш килгән халык җырларын башкардылар. Кичә дүрт сәгатькә сузылса да, бер дә сизелмичә үтеп китте. Бу үзенә күрә якташлар белән күрешү, очрашу өчен бер сәбәп тә булды. Шуңа күрә дә, туган ягыбыз талантларга иҗат итәргә илһам бирә, дигән фикердә без. Кичәнең исеме дә җисеменә туры килеп тора», - ди Рәйханә Мирсәетова.

Оештыру эшләрендә Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин ярдәм иткән. Кичәне Сарманның кинотеатр директоры Ринат Шәрәфетдинов һәм Роза Низамова алып барган.

Әдәби-музыкаль кичәдә КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, дәреслекләр авторы, галим Фәрит Яхин, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, шагыйрә Клара Булатова, Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев булган.

Чарада шулай ук Татарстанның атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина,Эдуард Латыйпов, Алмаз Ишморатов, рәссам Әбүзәр Габдрахманов, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Фәридә Сафина, Татарстанның Уралдагы вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең оештыручысы һәм беренче директоры Геннадий Макаров, эшмәкәр Хәния Сафиуллина, музыкаль гаилә Гайнемөхәммәтовлар, мәдәният һәм сәнгать осталары Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар, Сарман җирлегендә яшәп иҗат итүче каләм ияләре, сәнгать осталары һәм башкалар катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100