Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Илһам Шакировка багышлау» альбомы винил форматында чыга
«Илһам Шакировка багышлау» дип аталган зур мәдәни проект яңа этапка чыга – Yummy Music лейблы әлеге альбомны коллекцион винил рәвешендә чыгарачак. Бу хакта Yummy Music лейблы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илһам Шакиров мирасына багышланган бу проект соңгы елларда Татарстан күләмендә иң күренекле музыкаль вакыйгаларның берсенә әверелде. Альбомны яздыруда 50дән артык музыкант катнашты: Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band, Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасыйхов, Илгиз Шайхразиев, Илгиз Мөхетдинов, Руслан Закиров, Эльвира Мифтахова һәм Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры.
Илһам Шакиров репертуарындагы классик җырлар заманча аранжировкалар һәм милли музыкаль традицияләргә ихтирам белән тере төркем башкаруында яңача яңгырый. Тышлык дизайнын ясаганда танылган фотограф Булат Арслановның эксклюзив фотолары кулланылган.
Әлеге проект Казан парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Yummy Music ләйблы тарафыннан, Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 100 данә белән чикләнгән винил партисен 2026 елның 27 февраленә кадәр алып була. Пластинкалар июнь башында әзер булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз