Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Илһам Шакировка трибьют» концертында җырчыга багышланган «MON» җырын ишетеп булачак
Scratch DJ School һәм Yummy Music лейблы «Музыка лабораториясе» проекты кысаларында «MON» җырын чыгарган. Җырны 5 сентябрьдә Malsi Music Максим Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында «Илһам Шакировка трибьют» концерты ачылышында уйнаячак. Җыр барлык мәйданчыкларда да бар, дип хәбәр итә «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге матбугат хезмәте.
Әлеге җыр бөек җырчының юбилее һәм аның иҗатына багышланган зур концерт вакытында дөнья күрәчәк.
«Музыка лабораториясе» проекты ун җырны берләштерә. Анда татар теле һәм милли музыка бөтенләй яңа яңгырашта булачак. Композицияләрне Scratch DJ school оештыручысы Булат BubbleGum Yummy Music лейблы белән берлектә эшләгән. Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Алдынгылар хәрәкәте» ярдәме белән тормышка ашырыла.
Yummy Music Band сәхнәгә беренче тапкыр киңәйтелгән симфоник составта чыгачак. Гомумән алганда, кичә 50дән артык музыкантны һәм солистны берләштерәчәк. Алар Илһам Шакиров композицияләрен башкарачак, шул исәптән «Ай былбылым», «Ак калфак» һәм «Идел буе каеннары» хитларын да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз