news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илһам Шакировка багышланган «Илһам» сериалы өчен кастинглар бара

Илһам Шакировка багышланган «Илһам» сериалы өчен кастинглар бара
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Казанда бөек татар җырчысы Илһам Шакировка багышланган «Илһам» сериалы өчен кастинглар бара. Продюсерлар, режиссерлар һәм сценаристлар командасы бүген Тинчурин театрында фильм өчен артистлар сайлады.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Илһам абый үзенең бу дөньяга нинди миссия белән килгәнен аңлап эш иткән. Фильм, биография белән генә чикләнмичә, аның шәхес буларак формалашуына тәэсир иткән вакыйгаларга нигезләнгәнен аңлагач, мин ризалаштым», – ди сценарий авторы Рөстәм Галиуллин. Ул сценарийның диалоглар өлешен артист, журналист Илдар Кыямов белән бергә язган.

«Мин бу фильм төшерелә башлауга бик шат. Алар дөрес юлдан бармаган булсалар, миңа мөрәҗәгать итмәгән булырлар иде», – диде иҗат командасы белән бергә кастингларда катнашучы Илһам Хаҗиев. Ул – Илһам Шакировның гомеренең соңгы елларында аның янәшәсендә булган кеше.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

ТНВның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, кастингта катнашу теләген белдергән Татарстан, Башкортстан, Мәскәү һәм башка төбәкләрдән 300дән артык гариза кабул ителгән.

  • Сериал Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышланачак. Ул артистның формалашуы, балачак хатирәләре, чит илдәге гастрольләре, беренче язмалары һәм иҗади эзләнүләре чорын, шәхси тормышын тасвирлый.
  • Фильмны «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерә. Режиссерлар – Олег Кондрашов һәм Рамил Гәрәев.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot