news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илһам Шакиров турында фильм төшерү өчен күмәк күренешләргә кешеләр җыялар

«Ватан 21 век» кинокомпаниясе Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров турында фильм төшерү өчен күмәк күренешләргә катнашучылар җыя башлады. Бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Фильмда төп геройның иҗат юлындагы төрле чорларны чагылдырган пролог һәм эпилог күренешләрен төшерү планлаштырыла.

Вакыйгалар 2000 нче еллардагы кышкы чорда концерт залында бара. Шуңа күрә катнашучылардан киемдә шул чор стилен саклау сорала.

Исегезгә төшерәбез, «Илһам» исемле өч серияле картина ТНВ телеканалы заказы буенча төшерелә. Проект Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Аны Марат Әхмәтов җитәкли.

Язгы төшерүләрнең чираттагы этабы тиздән башланачак. Теләүчеләр төшерү мәйданчыгына эләгеп, татар халкының сандугачы булган бөек җырчы турында тарихның бер өлеше була ала.

Теркәлү сылтама аша ачык, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot