news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илһам Шакиров премиясенә тагын бер номинация өстәлде

Илһам Шакиров премиясенә тагын бер номинация өстәлде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә 2027 елдан тагын бер номинация өстәләчәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының бу карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«Халык җыры» категориясендәге бүләк ир-атларга һәм хатын-кызларга аерым биреләчәк. Моңа кадәр бу категориядә бер генә артист билгеләп үтелә иде.

Һәр лауреат элеккечә 200 мең сум алачак. Шул рәвешле, премияне гомуми финанслау 600 мең сумнан 800 меңгә кадәр артачак.

Яңалыкны Татарстан Мәдәният министрлыгы әзерләде, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Республика премиясе 2020 елда күренекле җырчы, ТАССР һәм РСФСР халык артисты Илһам Шакировның иҗат юлын дәвам итү һәм милли вокал традицияләрен саклау өчен булдырылды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары белән ул ике елга бер мәртәбә тапшырыла.

Быел премия лауреатлары: хатын-кызлар арасында «Вокал» номинациясендә – РФ һәм ТР халык артисты, опера җырчысы Зилә Сөнгатуллина, ир-атлар арасында «Вокал» номинациясендә – ТР атказанган артисты, җырчы Артур Исламов җиңүче булды. «Халык җыры» номинациясендә бүләкне ТР халык артисты, җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова белән «Башнефть-Добыча» ҖЧҖ операторы Илшат Сибагатуллин бүлеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot