news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров премиясе лауреаты Әсхәт Хисмәт: Илһам абый миңа бик якын иде

Илһам Шакиров премиясе лауреаты Әсхәт Хисмәт: Илһам абый миңа бик якын иде
Зилә Мөбәрәкшина

Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты Әсхәт Хисмәт Илһам Шакировны якын кеше буларак искә алды.

«Илһам абый бик тә якын иде миңа, сузып-сузып җырлагангамы...Аның белән Төзүчеләр сараенда таныштык. 12 августта «Идел» ансамбле белән концерт куйган иделәр. Дуслашкач, концертларга бушка йөри башладым», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әсхәт Хисмәт премия иясе булуына шат һәм бәхетле булуын әйтте. «Музыкаль белемем юк. Бу минем өчен горурлык. Илһам абый - минем кумирым, яраткан артистым. Бик юмарт, ярдәмчел иде ул. Илһам абый бер кәгазь кисәгенә үзе җырлаган җырның ноталарын язган кадерле истәлек саклана миндә. Вафат булгач, үзен юып, кәфенләп озатырга да туры килде. Үзебез исән чакта Илһам абыйны онытмабыз дип уйлыйм», - дип искә алды ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100