news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителә

ТР Мәдәният министрлыгы Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлавы турында искәртә.

«Гариза бирү кампаниясе 1 августта башланды һәм 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк», диелгән министрлык хәбәрендә.

Премиянең приз фонды - 600 мең сум. 200 мең сумлык өч премия – ике вокалистка (ир-ат һәм хатын-кыз) һәм «Халыкчан тавыш» номинациясенә бер премия тапшырыла.

  • 2020 елда Илһам Шакиров исемендәге премия Резеда Галимова, Филүс Каһировка, халыкчан тавыш иясе Флер Шакировка тапшырылды. Флер Шакиров – Илһам Шакировның туганнан туганы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100