news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе 31 майда филармониядә тапшырылачак

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе 31 майда филармониядә тапшырылачак
Салават Камалетдинов

31 майда 18:30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы узачак.

«Премия җырчы-башкаручыларга милли җыр сәнгате өлкәсендә югары иҗтимагый танылу алган иң күренекле казанышлары, башкару осталыгы һәм татар җыр мәдәниятенең халыкчан традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, профессиональ җыр һәм вокаль иҗатны үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелә», - дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары:

  • «Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – Татарстанның халык артисткасы Сөләйманова Флюра Зиятдин кызы;
  • «Вокал» номинациясендә (ир-атлар) – Татарстанның халык артисты Сәлахов Фердинанд Абдулла улы;
  • «Халык җырлавы» номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гыйләҗев Фәүдәт Әхмәтзий улы һәм Татарстанның халык артисты Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы.

«Бу көнне артистларыбыз матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерәчәк. Концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Резедә Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, шулай ук Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Зөлфирә Шәйдуллина һәм Илһам Шакиров исемендәге II Республика премиясе лауреатлары чыгышлары көтелә», - диелә хәбәрдә.

Илһам Шакировның иҗади юлын дәвам итү һәм милли вокаль традицияләрне саклап калу өчен 2020 елның 22 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе гамәлгә куелды. РСФСР халык артисты (1983), Тукай премиясе лауреаты (1970) җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (1935 - 2019) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган.

Премия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырыла.

Илһам Шакиров исемендәге Беренче республика премияләрен тапшыру 2021 елның 15 февралендә – Илһам Шакировның туган көнендә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. 2020 елда Илһам Шакиров исемендәге премия Резеда Галимова, Филүс Каһировка, халыкчан тавыш иясе Флер Шакировка тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100