news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров исемендәге премиягә гариза бирү вакыты озайтылды

Илһам Шакиров исемендәге премиягә гариза бирү вакыты озайтылды
Салават Камалетдинов

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гариза бирү вакыты 15 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Премия 2020 елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелды һәм ике елга бер тапкыр тантаналы рәвештә Илһам Шакировның туган көненә тапшырыла.

Приз фонды 600 мең сум тәшкил итә. 200 мең сумлык өч премия ике вокалистка (ир-атка һәм хатын-кызга) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңүчегә тапшырылачак.

2020 елда Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенең беренче лауреатлары: 

  • «Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова;
  • «Вокал» номинациясендә (ир-атлар) – Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров;
  • «Халык җыры» номинациясендә (үзешчән артист) – Илһам Шакировның бертуган улы – Флер Шакиров.

Илһам Шакиров исемендәге Беренче республика премияләрен тапшыру 2021 елның 15 февралендә – Илһам Шакировның туган көнендә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100