Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илһам Гомәров: Гали Чокрый – фәнни, әдәби яктан яхшылап өйрәнелергә тиешле шәхес
Габдулла Тукай әдәби музеенда XIX гасыр татар әдәбиятының күренекле вәкиле, шагыйрь Гали Чокрыйның тууына 200 ел тулуга багышланган чаралар оештырылды. Истәлекле дата уңаеннан «Гали Чокрый: шәхес, шәех, шагыйрь» темасына лекция белән ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров чыгыш ясады.
«Гали Чокрыйны белмиләр дип әйтү дөрес түгел, чөнки аның тәрҗемәи хәле дә, иҗаты да мәктәп дәреслекләрендә яктыртылган. Ул XIX гасырда туган шәхес, һәм аның әсәрләре бүгенге укучыга аңлау ягыннан җиңел түгел: алар күп очракта тәрҗемә яки аңлатмалар таләп итә. Ул чорның шигъри стиле – югары стиль. Шуңа күрә, укуы кыен булгач, гомуми игътибардан бераз читтәрәк тә кала торгандыр. Шулай булуга карамастан, ул шәхес фәнни, әдәби яктан яхшылап өйрәнелергә тиешле», – ди ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Галим билгеләгәнчә, Гали Чокрый – XIX гасырда иң күп һәм күләмле иҗат иткән әдипләрнең берсе. Аның шигъри әсәрләре, мәдхия-мәрсияләре, тарихи-прозаик хезмәтләре һәм «Хаҗнамә»се билгеле. Аеруча ул мәдхия жанрында актив эшләгән, үз чорындагы күренекле зыялыларга, муллаларга, суфичыларга багышлап махсус цикллар язган.
Чара кысаларында музейда ТР Милли музее һәм КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе фондларыннан тәкъдим ителгән күргәзмә дә эшләде. Анда Гали Чокрыйның китаплары һәм кулъязмалары урын алды.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Энҗе Сабирова хәбәр иткәнчә, бүлек фондларында Гали Чокрыйга бәйле барлыгы 16 кулъязма саклана. Чара өчен шуларның 5се, шулай ук 4 басма китабы тәкъдим ителгән. Иң әһәмиятле хезмәтләр арасында Болгар илендә яшәгән галимнәргә багышланган мәдхия-шигырьләр тупланмасы да бар.
«Аның иң мөһим проза әсәрләренең берсе ул – «Хаҗнамә». Белгәнебезчә, Гали Чокрый үз тормышында 4 тапкыр хаҗда булган һәм үзенең «Хаҗнамә» әсәрен язып калдырган. Анда ул бөтен нечкәлекләре белән сәфәрдә булган хәлләрне тасвирлый, хәтта документация өлкәсендә килеп чыккан авырлыкларны, билет алу тәртибе кебек нечкәлекләр турында да сөйли», – диде Энҗе Сабирова.
Шулай ук ул Гали Чокрыйның иҗатында акростих алымына еш мөрәҗәгать итүен дә ассызыклады. Аның кайбер әсәрләрендә строфаларның баш хәрефләрен кушкач, «Мөхәммәтгали Чокрый» исеме килеп чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз