Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илһам Гомәров Алтын Урда чорында кабер ташларына язылган татар исемнәрен атады
«Кабер ташларыннан Болгар чорына хас булган кеше исемнәрен дә белергә була. Мәсәлән, Алтынбөртек, Котлыга, Йосыф, Әхмәт, Байкора, Алмыш, Якә, Алтай, Исмәгыйль, Госман кебек исемнәр булган», - диде Илһам Гомәров.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров Алтын Урда чорында кабер ташларына язылган берничә татар исемен атады.
«2022 елда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ике китаптан торган «Татар эпиграфик традициясе. XIII-XIV йөз Болгар эпиграфик ядкәрләре» дигән җыентык чыгарды. Китапларда Алтын Урда дәүләтенең Болгар олысы яшәгән чорда куелган ташлар турында мәгълүмат тупланды. Аларга 150дән артык шундый чыганак керде. Чыганаклар татар мәдәниятенең никадәр борынгы булуын күрсәтә», - диде Илһам Гомәров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Галим сүзләренчә, борынгы кабер ташлары шул чорда яшәгән халыкның тормышын, көнкүрешен күзалларга, демографик эзләнүләр алып барырга мөмкинлек бирә.
«Кабер ташларыннан Болгар чорына хас булган кеше исемнәрен дә белергә була. Мәсәлән, Алтынбөртек, Котлыга, Йосыф, Әхмәт, Байкора, Алмыш, Якә, Алтай, Исмәгыйль, Госман кебек исемнәр булган», - диде Илһам Гомәров.
Илһам Гомәров китапка кергән ташларның иң борынгысы 1282 елга каравын белдерде. Аның сүзләренчә, ташларның берсендә «татар» дигән этноним кулланылган. «Ул ап-ачык татар дип укыла. Аны безгә кадәр өйрәнгән галимнәр дә шулай укыган. Фәндә ике төрле каршылыклы фикер барлыкка килде: кемдер ул чорда татар этнонимы кулланылган, кемдер кулланылмаган, дип әйтә», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз