news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этаплары башланды

Татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясендә башланып китте. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Әгерҗе, Тукай, Алабуга районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 50 дән артык укучы чыгыш ясады. Бәйгедә катнашучыларның хезмәтләрен Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Факил Сафин, Рәдиф Сәгъди, Гөлзада Бәйрәмова бәяләделәр.​

news_right_1
news_right_2
news_bot