Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы башланды
Арча шәһәренең 5 нче номерлы гимназиясендә Балтач, Саба, Теләче, Әтнә, Кукмара һәм Арча районнарыннан килгән яшь язучылар поэзия, проза, журналистика, драматургия һәм тәрҗемә жанрында иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел әлеге бәйгегә барлыгы 600 дән артык эш кабул ителде, зона этабына 300 баланың иҗади эшләре сайлап алынды, шуларнын 99ы шушы районнарда яши.
Һәр номинациядә җиңүчеләр 22 апрельдә Казанга бүләкләү тантанасына киләчәк. Укучыларның эшләрен мәртәбәле жюри: күренекле сәнгать әһелләре, язучылар, шагыйрьләр бәяли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз