news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенә нәтиҗә ясалды

«Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яшь шагыйрьләр һәм язучыларның «Илһам» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

2024 елның февраль-март айларында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесен үткәрде. Конкурска 5-11 сыйныфта белем алучы укучылар поэзия, проза, драматургия, журналистика номинацияләре буенча эшләрен тәкъдим итте.

Конкурсның беренче этабында Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 600дән артык мәктәп укучысы катнаша. Март аенда Республиканың Чистай, Арча, Казан, Чаллы һәм Мөслим шәһәрләрендә жюри әгъзалары конкурсның беренче этабында җиңү яулаган 300 бала иҗатын бәяли. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган бүләкләү тантанасына 44 укучы чакырылган иде.

Җиңүчеләрне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйзәтуллина һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла сәламләде.

Энҗе Гыйзәтуллина укучыларга сәләтләрен үстерү өстендә эшләргә, язучыларның, күренекле шәхесләрнең, татар теле һәм әдәбияты укутучыларының, әти-әниләренең киңәшләрен игътибарга алырга кирәклеген искәртте. «Иҗат итү сәләте – табигатьтән, Аллаһ тарафыннан бирелгән сәләт. Сезгә аны үстерергә, аның өстендә эшләргә кирәк», – диде ул.

Ркаил Зәйдулла бәйгенең татар милләте өчен бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга булуын билгеләде.

«Сезнең арадан бер яки берничә язучы чыга икән, бу – әлеге конкурсны аклый. Бөтен кеше дә шагыйрь булып бетә алмый. Мин үзем элегрәк «Илһам» конкурсының жюри әгъзасы булган кеше, һәм, әлбәттә, камил рәвештә үзе иҗат иткән балалар күп түгел, аларга укытучылары да, әниләре дә булыша, берүк вакытта ул укытучысы белән әнисе дә булырга мөмкин. Шуңа күрә әлеге бәйгенең төп максаты – ул тарихыбызга, әдәбиятыбызга, халкыбызга мәхәббәт уяту. Андый кешеләр бер кайчан да югалып калмас, башка өлкәдә үзен табар. Әдәбият уты, милли дәрт, ашкыну, милли алгарыш һәрвакыт сезнең калебегезне җылытып торыр», – диде ул.

Бәйгенең жюри рәисе, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Ләйлә Минhаҗева һәрбер эшнең үзенчәлекле булуына һәм мөһим бер фикер җиткерүенә игътибар итте. «600 килгән эш арасыннан 44 эшне сайлап чыгару безгә бик авыр булды, чөнки һәрбер эштә гүзәл фикер, бик садә бер табыш бар иде. Ләкин быелгы конкурсның ике этаптан торуы безнең өчен бик файдалы булды. Беренче этапта эшләрне онлайн тикшерсәк, икенче этапта әлеге укучылар белән якыннан танышу, аралашу мөмкинлеге туды», – диде Ләйлә Минһаҗева.

Җиңүчеләр исемлеге:

Гран-при – Низамова Аделя (Мөслим районы, Күбәк урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы)

Поэзия номинациясендә 1 урын алган җиңүчеләр:

  1. Гыйлаҗова Тәнзилә (Теләче районы, «Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 5 нче сыйныф укучысы)
  2. Ильясова Энҗе (Актаныш районы, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның 8 нче сыйныф укучысы)
  3. Алтынбаева Айгөл (Чуваш Республикасы, «Трехбалтаевка урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 нчы сыйныф укучысы)

Проза номинациясендә 1 урын алган җиңүчеләр:

  1. Гыйззәтуллина Алинә (Казан шәһәре, Идел буе районы «73 нче урта гомуми белем мәктәбе»нең 7 нче сыйныф укучысы)
  2. Гайнетдинов Айзат (Чаллы шәһәре, «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»нең 8 нче сыйныф укучысы)
  3. Гыйлаҗова Таңчулпан (Теләче районы, «Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 11 нче сыйныф укучысы)

Драматургия номинациясендә 1 урын алган җиңүчеләр:

  1. Кадирова Назилә (Балтач районы, «Шубан төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучысы)
  2. Габдрахманова Зилә (Арча районының, «Наласа урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 11 нче сыйныф укучысы)

Журналистика номинациясендә 1 урын алган җиңүчеләр:

  1. Ибәтов Рамил (Балык Бистәсе районы, «Балыклы Чүкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 7 сыйныф укучысы)
  2. Сабирова Әдилә (Балтач районы, «Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 нчы сыйныф укучысы)
  3. Зиязетдинова Адилә (Актаныш районы, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның 11 нче сыйныф укучысы)

Поэзия номинациясендә 2 урын алган җиңүчеләр:

  1. Авзалова Таңсылу (Актаныш районы, «Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 6 нчы сыйныф укучысы)
  2. Баткаев Айрат (Пенза өлкәсе, Каменский районы, «Кикино урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучысы)
  3. Юнысова Камилә (Аксубай районы, Аксубай 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 нчы сыйныф укучысы)

Проза номинациясендә 2 урын алган җиңүчеләр:

  1. Габделхаева Рәзилә (Теләче районы, «Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең 5 нчы сыйныф укучысы)
  2. Нотфуллина Илнара (Балтач районы, «Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең 10 нчы сыйныф укучысы)
  3. Якупова Алия (Чирмешән районы, «Советлар Союзы Герое Бари Габдрахман улы Габдрахманов исемендәге Кармыш төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 нчы сыйныф укучысы)

Драматургия номинациясендә 2 урын алган җиңүчеләр:

  1. Заһидуллина Алия (Тәтеш районы, «Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучысы)
  2. Салихова Азалия (Әгерҗе районы, Кадыбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 нчы сыйныф укучысы)

Журналистика номинациясендә 2 урын алган җиңүчеләр:

  1. Габдрахманов Инсаф (Арча районы, «Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе»нең 8 нче сыйныф укучысы)
  2. Гыйбадуллина Камилә (Саба районы, Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 нчы сыйныф укучысы)
  3. Сәфәргалиева Айсылу (Арча районы, «Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 нчы сыйныф укучысы)

Поэзия номинациясендә 3 урын алган җиңүчеләр:

  1. Давлетов Адел (Ульяновск шәһәре, «21 нче урта мәктәп»нең 6 сыйныф укучысы)
  2. Нуриева Ләйлә (Актаныш районы, «Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучысы)
  3. Шәйхетдинова Кәмилә (Башкорстан Республикасы, Бакалы районы, «Бакалы беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 11 нче сыйныф укучысы)

Проза номинациясендә 3 урын алган җиңүчеләр:

  1. Наилова Райлә (Чаллы шәһәре, «Адымнар-Чаллы» 59 нчы күп телле гимназиясе»нең 6 нчы сыйныф укучысы)
  2. Абдульманова Самира (Саратов шәһәре, «Советлар Союзы Герое Г. Г. Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясе»нең 9 нчы сыйныф укучысы)
  3. Сабитова Азалия (Арча районы, «Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 нчы сыйныф укучысы)

Драматургия номинациясендә 3 урын алган җиңүчеләр:

  1. Шәяхмәтова Мәликә (Мөслим районы, «Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 8 нче сыйныф укучысы)
  2. Гафиуллина Ландыш (Балтач районы, «Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең 11 нче сыйныф укучысы)

Журналистика номинациясендә 3 урын алган җиңүчеләр:

  1. Заһидуллина Нурфия (Теләче районы, «Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучысы)
  2. Гәйнетдинова Назлыгөл (Теләче районы, «Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучысы)
  3. Сәмигуллина Әлфия (Спас районы, «Спас районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 нчы сыйныф укучысы)

«Өметле киләчәк» номинациясендә җиңүчеләр:

  1. Баһавиева Ландыш (Балтач районы, «Советлар Союзы герое Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучысы)
  2. Рамазанов Илсаф (Ульяновск өлкәсе, Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылы 8 нче сыйныф укучысы)
  3. Төхфәтуллин Әмир (Арча районы, «Наласа урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 нчы сыйныф укучысы)
  4. Хәлиуллин Идрис (Казан шәһәре, Совет районы «47 номерлы гомуми белем мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучысы)
  5. Акбашева Алия (Барда автоном гомуми белем бирү учреждениесе «Үдик урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 7 нче сыйныф укучысы)
  6. Сәләхова Нәсимә (Балтач районы, «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең 7 нче сыйныф укучысы)
  7. Закирова Дилия (Әгерҗе шәһәре, Әгерҗе районы «4 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең 6 нчы сыйныф укучысы)
  8. Сафина Айзилә (Чирмешән районы, «Югары Кәминкә төп гомуми белем мәктәбе»нең 5 нче сыйныф укучысы)
  9. Хәмидуллина Айсылу (Нурлат районы, Якушка урта гомуми белем мәктәбе»нең 11 сыйныф укучысы)
  10. Гыйлметдинова Зәринә (Арча районы, «Кәче төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучысы)

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100