16 мартта Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы съезды узды. Чарада съезд делегатлары, мөселман активы, төбәк һәм муниципаль хакимият, татар төбәк милли-мәдәни автономия вәкилләре катнашты. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
Россия мөселманнарының рухи лидеры РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил Сәйфетдинов укыды.
Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илһам Бибарсов башкарылган эш турында хисап тотты.
Съезд кысаларында Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеген сайлау узды. Дини оешма рәисе итеп бертавыштан Илһам Бибарсов сайланды. Галимулла Кадраматов аның беренче урынбасары булды.