news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Алиев: Карабахта беренче инвестицион проектны Татарстан гамәлгә ашырды

Илһам Алиев: Карабахта беренче инвестицион проектны Татарстан гамәлгә ашырды
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Азәрбайҗан контроленә кайтарылган Карабах территорияләрендә беренче инвестицион проектны Татарстан гамәлгә ашырды. Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенә һәм РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Инвестицион проектлар бар. Сүз уңаеннан, беренче инвестицион проектны Татарстан гамәлгә ашырды. Бу - Джабраиль районында Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов һәм мин ачкан «КАМАЗ» сервис үзәге», - дип искәртте Азәрбайҗан лидеры.

«Ягъни Карабах территориясендә чит ил инвестицияләренең беренче проекты Россиянеке булды. Шуңа күрә без инвестицияләр дә көтәбез, подрядчыларга да шат булачакбыз», - диде Алиев.

Азәрбайҗан Президенты Бакуга килгән Татарстан делегациясе белән очрашырга ниятләвен дә әйтте. Ул интервьюны кичә бирде, шул ук көнне очрашу да булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100