Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илһам Алиев: Азәрбайҗан Көнчыгыш-Көнбатыш һәм Төньяк-Көньяк транспорт коридорын киңәйтә
Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев Көнчыгыш-Көнбатыш һәм Төньяк-Көньяк транспорт коридорларын киңәйтәчәген әйтте. Бу хакта ул Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә «Аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы XVI БРИКС саммитының пленар утырышында белдерде.
«Үзенең географик урыныннан файдаланып һәм заманча инфраструктура төзеп, Азәрбайҗан Евразиянең мөһим транспорт һәм логистика үзәкләренең берсенә әверелде. Көнчыгыш-Көнбатыш һәм Төньяк-Көньяк транспорт коридорлары безнең территория буенча уза. Хәзерге вакытта йөк агымының кискен артуы белән бәйле рәвештә без бу коридорларны үткәрү йөкләнешен арттыруга өстәмә акчалар инвестициялибез», - дип белдерде Илһам Алиев.
Ул әлеге транспорт челтәрләренең барлык сегментлары бүгенге көндә уңышлы эшләп килүен өстәде.
-
БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз