Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илһам Алиев AZAL самолеты һәлакәтендә гаеплеләргә җәза бирүне таләп итте
Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев Azerbaijan Airlines (AZAL) авиакомпаниясе самолетының Казахстанның Актау шәһәрендә һәлакәткә юлыгуында гаепле кешеләргә җәза бирүне таләп итә. Бу хакта ул һәлак булган экипаж әгъзаларының гаиләләре һәм исән калган бортпроводниклар белән очрашуда әйтте, дип яза РИА Новости.
«Бу фаҗигадә Азәрбайҗан гражданнары һәлак булуда гаеп Россия Федерациясе вәкилләрендә дип ышанычлы итеп әйтә алам», – диде сәясәтче.
«Һәм без гаделлек, гаеплеләргә җәза бирүне, тулысынча үтәкүренмәлелек һәм кешеләрчә гамәл таләп итәбез», – дип аңлатты Алиев үз позициясен.
Азәрбайҗан лидеры хәзерге вакытта кара тартмаларны расшифровкалау оештырылуын да әйтте. «Тиз арада якынча нәтиҗәләрне белербез дип ышанам, һәм барысы да үз урынына урнашачак, фаҗиганең тулы картинасы билгеле булачак», – дип өстәде һәм бу авиаһәлакәтне тикшерүдә һәм анда гаепле кешеләргә җәза бирүдә мөһим мизгел булачак дигән ышаныч та белдерде.
AZAL авиакомпаниясенең Бакудан Грозныйга очкан Embraer 190 самолеты 25 декабрьдә көндез Казахстанның Актау шәһәрендә һәлакәткә юлыкты. Бортта 67 кеше, шул исәптән экипажның биш әгъзасы була, аларның 38е һәлак булды. Пассажирлар арасында Россиянең 16 гражданы була, аларның җидесе һәлак.
Башта Росавиация авиаһәлакәт кошларга бәрелү аркасында килеп чыккан дип белдерде. Исән калган пассажирлар очыш вакытында шартлау булуын әйтте. Мангистауск өлкәсенең Сәламәтлек саклау идарәсе бортта кислород баллоны шартлаган дип хәбәр иттте.
Соңрак Росавиация җитәкчесе Дмитрий Ядров сөйләгәнчә, Embraer 190 самолеты томан һәм Украина беспилотниклары һөҗүме аркасында кертелгән «Ковер» планы сәбәпле Грозныйга төшеп утыра алмаган. Шул ук көнне AZAL авиакомпаниясе самолет «физик һәм техник тышкы йогынты» аркасында һәлакәткә очраган дип әйтте. Соңыннан Россия Президенты Владимир Путин әлеге фаҗига өчен Илһам Алиевтан гафу үтенде, дип яза «Татар-информ».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз