news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгизәр Зәкиев бүгенге татар журналистикасына ирек, хөрмәт һәм акча җитми дип саный

Илгизәр Зәкиев бүгенге татар журналистикасына ирек, хөрмәт һәм акча җитми дип саный
Рамил Гали

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Мәдәни җомга» газетасының җаваплы сәркатибе Илгизәр Зәкиев бүгенге татар журналистикасына бары тик өч нәрсә җитми дип саный. Болар – ирек, хөрмәт һәм акча, ди ул.

«Нигездә бу өч әйбер бер-берсе белән нык бәйләнгән. Ирекне хөкүмәтебез үзе кысты. Без 10-15 ел элек язган мәкаләләр барысы да экстремистик дип танылыр иде. Ул вакытта үз фикереңне көчле итеп язу бар иде. Элек берәр түрәне тәнкыйтьләп язсаң, чын-чынлап аларны тикшерәләр иде. Ә хәзер язсаң да, эт өрер, бүре йөрер дигәндәй, моннан бернинди нәтиҗә булганы юк. Бу матбугатка хөрмәтнең кимүе белән бәйле. Шунлыктан хезмәт хакы да аз», – ди ул.

Илгизәр Зәкиев озак еллар «Шәһри Казан» газетасында эшләгән Әгъзам Фәйзрахмановның әйткән сүзләрен дә искә төшереп үтте.

«Элеккеге Казан мэры Камил Исхаков бернинди кисәтүләрсез «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә килә иде. Үзе килеп, нинди проблемаларыгыз бар, хәлләрегез ничек, дип үзе сорап чыга иде, дип Әгъзам Фәйзрахманов гел искә ала иде. Хәзер Илсур Рәисовичның (Казан мэры Илсур Метшин – «Татар-информ») бернинди кисәтүләрсез редакциягә килеп керүен күз алдына да китереп булмый. Бу газета-журналларга хөрмәт дәрәҗәсенең үзгәрүе белән бәйле», – диде ул.

Җаваплы сәркатип яшь журналистларның татар телен белү дәрәҗәсенә дә тукталды.

«Яшь журналистларның редакциядә эшләргә теләк белдергәннәре юк. Бик сирәк күренеш бу. Теләк белдергәннәренең дә язма теле бик аксый. Бу, әлбәттә, мәктәптә татар теле дәресләренең кыскаруы белән бәйле. Мәктәптә белем бирү нигездә хәзер рус телендә, шунлыктан татар телен белүчеләр аз. Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә биргәнлектән, хәзер авылларда да укытучылар вата-җимерә рус телендә укыта», – дип фикерләре белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100