Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында «Туган-тумача» спектаклен чыгара
Драматург һәм режиссёр Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында 16 ел элек «Яңа татар пьесасы» драматургия бәйгесендә 1 нче урын алган пьесасы буенча спектакль чыгарачак. Ул үзенең 21 яшендә язылган «Туган-тумача» пьесасына алынган.
«Миңа спектакль куярга тәкъдим булгач, берничә әсәр тәкъдим иттем – классиканы да, үземнекеләрне дә. Театр җитәкчелеге шушы әсәрне сайлап алды», – ди Илгиз Зәйниев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Спектакльдә Тинчурин театрының бөтен труппасы диярлек катнаша. Төп рольдә – Резеда Сәлахова.
- «Туган-тумача» пьесасы «Яңа татар пьесасы-2008» бәйгесендә беренче урынны ала. Бу яшь драматургның әлеге конкурста икенче җиңүе була.
- Пьеса беренче мәртәбә Әлмәт театрында 2010 елда куела. Спектакльнең режиссеры – Лидия Әхмәтова, балетмейстеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, музыка бизәлешен Юрий Чаплин эшләгән.
- Пьеса 2023 елда «Казан утлары»нда басылып чыга.
- Илгиз Зәйниев Резеда Сәлахованы төп рольгә алып Тинчурин театрында үзенең «Мәдинә» спектаклен чыгарган иде. Ул театр репертуарында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз